поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
02.09.2026 Медицина

Тәмәкене ничек ташларга? Тәмәке урынына чупа-чупс!

Республика наркология диспансерының балалар наркологиясе буенча баш табиб урынбасары, нарколог Степан Криницкий җавап бирә:

–Тәмәке тартуны ничек ташларга?
 
–Никотинга бәйлелек барлыкка килгән икән, тәмәке тартуны ташлау җиңел түгел, ләкин мөмкин. Бу кешенең ихтыяр көченнән тора. Иң беренче, теләк кирәк. Тәмәкенең сәламәтлеккә китергән зыянын аңлау мөһим. Мин бар танышларыма да киңәш итәм – тәмәке ташларга җыенганны бөтен кешегә әйтегез. Алар сиңа тәмәкенең зыянын искә төшереп, биргән вәгъдәңне үтәргә кирәклеген искәртеп торсыннар. Берәр тартучы кеше белән бергә тәмәкене ташласаң да әйбәт. Беренче атнада организм никотин таләп итәчәк. Кеше бу вакытта ломка кичерә. Ачуы килә, башы авырта. Сәламәтлеге нык какшаган, никотинга бәйлелекне кисәк бетерү аркасында хәле начарланырга мөмкин буган кешеләргә тәмәкене алыштыра торган дарулар тәкъдим ителә. Хәзер никотинлы пластырьлар, сагызлар, спрейлар җитәрлек. Алар организмга чиста никотинны бик аз дозада җиткерә һәм бәйлелектән акрынлап котылырга ярдәм итә.
 
–Кәнфит суыру тәмәкегә бәйлелекне киметергә ярдәм итә аламы?
 
–Тәмәке тартучы кешеләр гел авызда нидер булганга күнеккәнбез, диләр. Шуңа да тәмәкене сагыз, суыра торган кәнфит, чупа-чупска алыштырырга була. Тәмәкегә психологик бәйлелекне җиңүе дә җиңел түгел. Кайберәүләр электрон сигаретлар тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә диләр. Тик бу тәмәкенең бер төреннән икенчесенә күчү генә. Бу мәсьәләне хәл итми. Медицинада алты ай тәмәкесез торсаң, кеше тартуны ташлаган дип санала. Дөрес, бер тарткан кеше вакытлар узгач та моңа кире әйләнеп кайтырга мөмкин. Бу кешенең организмына, ихтыяр көченә, психологик фактораларга бәйле. Тәмәке тартуны ташлагач йөрәк, үпкә һәм кан тамырлары авырулары куркынычы кими, янәшәдәге якын кешеләреңә дә төтен белән зыян китермәвеңне истә тоту мөһим.

Эльвира Мозаффарова
Ирек мәйданы
№ --- | 02.09.2026
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы