поиск новостей
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Февраль
  • Нияз Акмал (1954-2007) - шагыйрь
  • Фәрит Нурмөхәммәтов - журналист
  • Айгөл Нәбиуллина - журналист
  • Каюм Насыйри (1825-1902) - язучы, галим
  • Мәхмүт Әхмәтҗанов (1927-2010) - язучы
  • Гайсә Гатауллин - язучы
  • Наилә Вазыйхова - журналист
  • Сергей Миронов - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Гыйззәтуллин - журналист
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
Архив
 
19.09.2008 Сәясәт

ҮЗӘК САЙЛАУ КОМИССИЯСЕНЕҢ ЯҢА СОСТАВЫ БЕРТАВЫШТАН РАСЛАНДЫ

Киләсе дүрт елда республикада төрле дәрәҗәдәге сайлауларны оештыру белән шөгыльләнәчәк ТР Үзәк сайлау комиссиясенең (ҮСК) яңа составы расланды. Аның җитәкчелеге алмашынмаудан шундый нәтиҗә ясап була: яңа комиссиянең эше әллә ни зур үзгәрешләр кичермәячәк.

Федераль законда күрсәтелгәнчә, төбәкләрдәге ҮСК әгъзалыгына РФ Үзәк сайлау комиссиясе, РФ Дәүләт Думасында урын алган сәяси партияләр һәм төбәкнең муниципаль берләшмәләре тәкъдим итә. Соңгы сүзне исә төбәк җитәкчесе һәм парламенты әйтергә тиеш. Шулай итеп, ТР Президенты һәм Дәүләт Советы Татарстан Республикасының 14 кешелек Үзәк сайлау комиссиясе составын билгеләде. Яңа ҮСКнең беренче оештыру утырышында Мәскәүдән килгән РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Станислав Вавилов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтыновның да катнашулары әнә шуңа бәйле.

 

Төбәктәге комиссия рәислегенә кандидатураны исә РФ Үзәк сайлау комиссиясе генә билгели ала. Бу юлы да Мәскәү бу урынга бер Анатолий Фоминны гына тәкъдим итте, һәм әлеге кандидатура бертавыштан расланды. Ул исә үзенең урынбасары итеп ТР Президенты Аппаратының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Рушания Вахитованы билгеләргә, ә комиссиянең сәркатибе вазыйфасында Валентина Каменькованы калдырырга тәкъдим итте. Бу тәкъдимнәр дә хупланды.

 

Комиссиянең яңа составында ике кеше үз урынын саклап калды. Тагын икесе аның элеккесендә "киңәш тавышы"на ия булган тулы хокуклы әгъза. Димәк, ТР ҮСК эшендә үзгәрешләр булмаган, дип фаразларга мөмкин. Бу хакта Татарстан парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин дә искәртте. Моны уңай бәя дип кабул итәргә кирәктер, чөнки аның әйтүенчә, элекке комиссиянең эше республика җитәкчелеге, парламенты, сәяси партияләр һәм гомумән халык тарафыннан яхшы яктан гына искә алынды.

 

– Комиссиянең яңа составы үз алдына куйган бурычларны үти алачагына миндә әллә ни шик юк. Моның өчен тәҗрибә дә җитәрлек тупланган, тиешле законнар да кабул ителгән, практик эш тә бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

Бурычлар дигәндә, ТР Үзәк сайлау комиссиясенә, быел октябрьдә кайбер муниципаль берләшмәләрдә өстәмә сайлаулардан кала, 2009 елның 1 мартында – ТР Дәүләт Советы, 2011 елда – РФ Дәүләт Думасы, 2012 елда исә РФ Президентын сайлауны оештырырга кирәк булачак, дип фаразлана.

 

P.S. Фәрит Мөхәммәтшин киләсе чакырылыш Татарстан парламентында булачак үзгәрешләр турында да фараз кылды. Аның сүзләренә караганда, анда яшь депутатлар күбрәк урын алырга һәм Дәүләт Советында инде үз вәкилләрен булдырган сәяси партияләргә тагын бер-ике яңасы да кушылырга мөмкин.

 

***

 

Дәүләт Советы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышы алдыннан Станислав Вавилов республика парламенты бинасында Фәрит Мөхәммәтшин һәм даими нигездә эшләүче депутатлар белән очрашкан. Очрашуда шулай ук Юрий Камалтынов, сайлау комиссиясе вәкилләре катнашкан.

 

Фәрит Мөхәммәтшин, очрашуны ачып, Татарстан башкаласына килүе өчен Станислав Вавиловка рәхмәт белдергәч, хәзерге чакырылыш Дәүләт Советының эшләү дәверендә РФ ҮСК вәкиленең Казанга тәүге килүе бу, дип искәрткән. "Россия Үзәк сайлау комиссиясе эшендәге яңалыклар турында ишетү кызыклы булачак, – дигән парламент җитәкчесе. – Европа берлеге Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы кысаларында эшчәнлек тәҗрибәсен туплаган абруйлы белгеч буларак, сайлау системасының күп кенә мәсьәләләре буенча фикерегез безнең өчен бик мөһим булачак".

 

РФ ҮСК башлыгы урынбасары, Россиянең бүгенге сайлау системасы турында сөйләп, демократиялелеге һәм хәбәрдарлыгы ягыннан ул Европада иң яхшысы, дип белдергән. "Закон нигезендә билгеләнгән дәүләт автоматлаштыру системасын (ГАС "Выборы") оештыру ягыннан да горурланырлыгыбыз бар. Күп кенә халыкара институтлар өчен зур кызыксыну тудыра ул. Бу юнәлештә тәҗрибәбез белән рәхәтләнеп уртаклашабыз", – дигән Мәскәү кунагы.

 

Станислав Вавилов РФ ҮСК аппараты структурасындагы кайбер үзгәрешләр турында сөйләп үткән. Аның әйтүенчә, коррупциягә каршы эшкә һәм финанс контрольлеген көчәйтүгә аеруча зур игътибар бирелгән.


Илдар МИРГАЛИМОВ
Ватаным Татарстан
№ 198-199 | 19.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы