|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.09.2026 Җәмгыять
Татарстанда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча яңа объектлар ачылдыТатарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Мирас» күп профильле гимназиясе һәм «Алга» спорт комплексы ачылды. Объектларны ачуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев катнаштылар. Укучыларга, укытучыларга һәм ата-аналарга сәламләү сүзләрен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллады: “Сезне Белем көне - уртак күңелле хисләр, шатлыклы дулкынлану, йөзләрдә бәхетле елмаю һәм якты өметләр белән буыннарны берләштерүче бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Соңгы елларда республикада иң заманча итеп җиһазландырылган дистәләгән мәктәпләр төзелде, яшь талантларга ярдәм итү һәм педагог һөнәренең абруен күтәрү буенча уникаль инициативалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Илебезнең иң яхшы традицияләренә һәм алдынгы технологияләренә таянып, без яшь буынга зур җиңүләр өчен юл ачабыз. Балаларыбызның уңышлы киләчәге өчен без инфраструктураны үстерәбез, шәхеснең гармонияле формалашуы өчен шартлар тудырабыз һәм, һәр балага үз һөнәрен табарга ярдәм итеп, өстәмә белем бирү челтәрләрен киңәйтәбез”. Марат Җәббаров, укучыларны яңа уку елы башлану белән котлап, аларга уңышлар теләде һәм хәзерге вакытта республикада социаль, мәгариф, спорт объектлары, шулай ук мәдәният һәм сәламәтлек саклау объектлары төзелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, республикада берничә төбәк һәм федераль программа эшли, һәм аларның барысы да яхшы нәтиҗә бирә. Бүген Минзәләдә шулай ук Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының «Цифрлы агросәнәгать комплексы» филиалы ачылды. Техникумда 7 юнәлеш буенча студентларын әзерләү алып барыла, ә анда 400 студент белем ала һәм һөнәр үзләштерә. «Цифрлы агросәнәгать комплексы»нда механизация, терлекчелек, ландшафт дизайны, цифрлы икътисад һәм игенчелек буенча лабораторияләр бар. Ул авыл хуҗалыгында заманча технологияләрне куллану буенча белгечләр әзерләү өчен заманча җайланмаларга нигезләнгән һәм студентларны, тармак белгечләрен, мәктәп укучыларын һәм хуҗалык җитәкчеләрен укыту, аларның квалификациясен күтәрү, яңа һөнәргә өйрәтү мөмкинлеген тәэмин итә. Шулай ук Марат Җәббаров Чаллы шәһәренең “Агромай” ҖЧҖендә дә булды. Үсемлек майлары заводы эшчәнлегенең төп юнәлеше рапс орлыкларын эшкәртүдән һәм исле рапс мае һәм рапс сыгынтысы җитештерүдән гыйбарәт. Предприятиегә рапс орлыкларын эшкәртү цехы белән җитештерү корпусы, рапс сыгынтысын һәм әзер үсемлек маен саклау складлары керә. Бүгенге көндә предприятие айга 1800 тоннага якын рапс орлыгы эшкәртә.
--- |
Иң күп укылган
|