поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
31.08.2026 Шоу-бизнес

Дилбәр Фәиз: “Безне күрүгә: “Мама, папа”, – дип йөгереп килделәр”

“Болгар радиосы” алып баручысы, журналист Дилбәр Фәизнең олы йөрәгенә сокланырлык. Аның кылган игелекләрен саный башласаң...

«Алар бөтенләй башка балалар»

Дилбәр Фәизнең картлар йортына, балалар йортына ярдәменнән тыш, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтүен дә беләбез. Ә хәзер аның тагын бер күңелле яңалыгы бар. Ул янәдән әни булган. Дөресрәге, балалар йортында тәрбияләнүче ике баланы бәхетле иткән.

– Үзегез интернат тормышының нәрсә икәнен беләсез. Балалар йортыннан бала алу да шуның белән аңлатыламы?

– Юктыр. «Балалар йортыннан бала алам» – дигән уй башыма да килмәгән иде. Ләкин анда тәрбияләнүчеләрнең, гомумән, интернатларда тәрбияләнүчеләрнең күңел халәте миңа бик якын. Алар бөтенләй башка балалар. Үзем дә интернатта яшәгәч, миңа аларны аңлау җиңелрәк. Әмма шунысын искәртеп үтәм: минем әти-әнием бар иде. Алар мәрхүмнәр, урыннары оҗмахта булсын.

“Күпме ятим бала әти-әниле булачак икән”

– Игезәкләр балаларны бәхетле иткәнсез икән. Сез бер-берегезне ничек таптыгыз? Ни өчен нәкъ алар күңелгә ятты?

– Ирем Айдар белән махсус мәктәптә дәресләр алдык. Анда укучылар, Аллаһка шөкер, күп. Шуны күреп тә сөендем. “Күпме ятим бала әти-әниле булачак икән”, – дип куандым. Һәрбер бала гаиләле, әти-әниле булырга тиеш.
Безнең балалар Яңа Савин районындагы балалар йортыннан алып кайттык. Анда кечкенә балалар тәрбияләнә. Без ике атна буе бер көн дә калдырмыйча, алар янына барып йөрдек.

Бер-беребезгә ияләштек. Безне күрүгә: “Мама, папа”, – дип йөгереп килделәр. Анда тәрбияләнүче һәр бала да шулай әти-әни җылысына сусап үсә. Шуларны күреп тә күңелем өзгәләнде. Хәлемнән килсә, мин барысын да алып кайтыр идем. Ни өчен нәкъ игезәк кызлар алуыбызны, дөресен әйткәндә, аңлата алмыйм. Аллаһ Тәгаләнең бер әмере булгандыр. Ике кыз бала, игезәкләр. 4 яшь ярым.

«“Мама”, – ди. Икенчесе: “Әни” , – ди»

– Мондый адымга барганда куркып та каласыңдыр, әле тормыш иптәшегезнең дә ризалыгы кирәк. Ул ни диде? Ничек кабул итте?

– Интернатта, балалар йортында тәрбияләнгән кешеләрдә андый курку хисе юк. Мин дә кайбер әйберләрдән куркырга мөмкин. Әмма мин куркам икән, ул эшкә алынмыйм. Аны читләтеп кенә үтеп китәм. Балаларга килгәндә, курыксаң, алынырга да кирәк түгел. Бала тәрбияләү, гомумән, җаваплы эш. Ә кеше баласын тәрбияләү икеләтә җаваплы. Ирем: “Без икебез бер сүздә булдык, бер фикер белән янабыз, барысын бергә эшлибез”, – диде. Гаиләдә кемдер каршы килсә, бала алудан шулай ук мәгънә калмый. Чөнки балаларны яратырга, күңел җылысын бирергә кирәк. Бөтен кеше дә риза булырга тиеш.

– Игезәкләргә әле 5 кенә тула. Шуклыгы бармы? Сез бер-берегезгә күнегә алдыгызмы әле? Әни дип эндәшәләрме?

– Алар икесе дә ут! Энергияләре ташып тора. Һәрберсенең үз холкы. Берсе кирерәк, икенчесе җайлырак. Көндә холыклары үзгәрә. Әкренләп бер-беребезгә күнегәбез, җайлашабыз. Күңелле яшибез, Аллаһка шөкер. Кызларның берсе: “Мама”, – ди. Икенчесе: “Әни” , – ди. Әкренләп татарча сүзләр өйрәтәбез. Машинага, ашарга утыргач, “бисмилла”ны онытмыйлар.

– Дилбәр апа, сезнең йөрәк! Барысын ничек сыйдырасыз? Каян көч аласыз?

– Һәрнәрсәгә теләк кирәк. Әгәр теләк булса, Аллаһ Тәгалә көчен дә, кодрәтен дә бирә. Ничә яшьтә булсаң да, тырышасың, булдырасың. Без Айдар белән: “Бу балаларны аякка бастырабыз”, – дип тырышабыз. Иң мөһиме сәламәтлектән аермасын. Сәламәтлек булса, барысы да була.

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы