|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.08.2026 Могҗиза
Тавыкларны мәҗбүри исәпкә алу аркасында МФЦга алып килгәннәр1 сентябрьдән башлап уннан артык канатлы (тавык, үрдәк, каз, күркә һ.б.) кошларны хуҗалыкта тотучылар аларның баш санын "Хорриот"дәүләт системасында теркәргә тиеш. Һәр тавыкка аерым паспорт кирәкми, әлегә аларны төркем белән теркиләр. Терлекләргә гомуми номер бирәләр, ә кошлар йортында махсус табличка урнаштыралар. Тавык асраучылар хуҗалыкта булган барлык үзгәрешләрне, яшь терлекләрнең барлыкка килүе, яисә чирләве турында дәүләткә хәбәр итәргә тиеш булачак. Теркәлмәгән өчен штраф: гади гражданнар өчен — 500 сумнан 1000 сумга кадәр, шәхси эшмәкәрләр өчен — 5 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен — 20 мең сумга кадәр. 10 кош асраучы хуҗалыкларга әлегә кичектерү бирелде. Аларның чираты 2029 елның сентябренә җитәчәк.
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|