поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Күзе бик-бик яхшы күргән эт төннәрен Сатурнга улый.

Бүген кемнәр туган
  • 13 Сентябрь
  • Шамил Шәрифуллин (1949-2007) - композитор
  • Ринат Нәбиев - галим
  • Дамир Йосыпов - очучы
  • Азат Гайнетдинов - җәмәгать эшлеклесе
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
  • На ул Карбышева, Казань Сдаю 1 комнатную квартиру с 25 августа . 89376102201
Архив
 
31.08.2026 Шоу-бизнес

Алинә Даутова: «Шунысы кызык: кызлар бер көнне тудылар, айлары гына төрле»

Популяр җырчы Алинә Даутова икенче тапкыр әни булды. Бу хакта ул социаль челтәрдәге язылучыларына хәбәр итте.

«Документларым гел үзем белән иде»

Җырчы белән хәбәргә чыгып, аның шатлыгын уртаклаштык.

— Әле күптән түгел генә дәртләнеп биеп йөри идең, котлыйбыз! Бала табу вакыты килеп җитәсен белгәнсеңдер? Курку булмадымы?

— Курку булды, әлбәттә. Беренче бала белән әле өйрәнәсең генә, ә икенче бала белән инде кая барасыңны беләсең. «Ничек булыр икән? Ашыгыч әйбер килеп чыкмасмы?» —дип борчылдым. Балалар тудыру йортына киткәнче машинада үзем йөрдем. Алай-болай була калса, документларым гел үзем белән иде.

— Икенче тапкыр әни булу нинди хисләр уята?

— Икенче тапкыр әни булу бөтенләй үзгә икән. Беренче баламны тапканда яшьрәк идем, анысы да сизелә. Ике бала булгач, олы кызыма да игътибарны киметмәскә тырышам. Сабый балага игътибар күбрәк китә инде. Әмма олы кызым да минем яратуымны сизсен, күрсен дип тырышам. Кызымны сеңлесен яратырга өйрәтәм. Сөйләшеп, аңлатып торабыз.

«Бу, чыннан да, Севиль» , — дидем

— Кызың ничек соң, шатланамы?

— Аллаһка шөкер, бик шатлана. Мин хастаханәдә булганда: «Минем аны күрәсем килә, кочаклыйсым килә», — дип шалтыратып торды. Балаларның яшь арасы 11 ел диярлек. Сәфинәгә тиздән 11 яшь тула. Шунысы кызык: кызлар бер көнне тудылар, айлары гына төрле.

— Көтеп алынган бала икәнен дә беләбез, нинди исемгә тукталдыгыз? Һәм кем сайлады?

— Гадәти исем кушасы килмәде. Хәзер элеккеге исемнәрне кушалар йә бик заманча исемнәргә тукталалар. Без алтын уртаклыкны эзләргә тырыштык. Кызыма бик сирәк очрый торган исем сайлыйсы килде. Туганыбыз Севиль исемен тәкъдим итте. Безгә ошады. Бу гарәп исеме. Тәрҗемәсе: яраткан, яратылган дигәнне аңлата. Балага исем туры килүе тугач ук күренә. Кызыбызга карагач: «Бу, чыннан да, Севиль» , — дидем.

— Үзеңнең хәлең ничек?

— Аллаһка шөкер, әкренләп тернәкләнеп киләбез. Бала табу — кибеткә бару түгел инде. Аның үз авырлыгы. Тулаем, бик профессиональ коллектив кулына эләктем. Табибларга бик зур рәхмәт, гел ярдәм итеп тордылар. Үзем дә гел бары яхшыны уйларга тырыштым. Балаларыбызга бәхет, саулык-сәламәтлек бирсен!

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 31.08.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы