|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
31.08.2026 Хәвеф-хәтәр
Казанда Mazda автомобиле белән бәрелешкән мотоциклчы хастаханәдә үлгәнКазанның Губкин урамындагы 57А йорты янында авариягә эләккән курьер алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Искәртеп үтәбез, юл-транспорт һәлакәте 30 августта булган. Хокук сакчыларының мәгълүматларына караганда, Honda мотоциклының 29 яшьлек йөртүчесе бер полосадан икенчесенә күчкәндә Mazda автомобиленә юл бирмәгән һәм аның белән бәрелешкән. Якынча мәгълүматлар буенча, җиңел машинаның 20 яшьлек йөртүчесе мотоцикл белән бер үк юнәлештә хәрәкәт иткән һәм имин тизлекне сайламаган. Авыр тән җәрәхәтләре алган мотоциклчыны хастаханәгә озаталар. Фото: видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|