поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
29.08.2026 Мәдәният

Татар китабы йортында «Язучы портфеле» дигән күргәзмә ачылды (ФОТО)

Җыйнак һәм ямьле бүлмәдә урнашкан экспозиция әдәбиятка, әдәби әсәрләргә авторларның шәхси әйберләре – аларның көндәлек эшенең бер өлеше булган кирәк-яраклар аша карарга тәкъдим итә.

Күргәзмәдә Гаяз Исхакыйның өстәлен, Мөхәммәт Мәһдиевнең сәгатен, Габдрахман Әпсәләмовның күзлеген, Нурихан Фәттахның язу машинкасын һәм татар әдәбияты тарихы белән бәйле башка әйберләрне күрергә мөмкин.

Әлеге күргәзмә ниндидер конкрет бер язучының гына эш кабинетын күрсәтми. Бу – төрле чорлар, авторлар һәм язмышлар очрашкан җыелма бүлмә. Монда кергәч, язучы бүлмәдән менә хәзер генә чыгып киткән дә, тиздән кереп яңадан эшенә утырыр кебек тоела.

«Язучы портфеле» ярым-иммерсив форматта оештырылган: кайбер предметларны музей экспонаты буларак карап кына калмыйча, аларга кагылырга, хәтта эшләп карарга да мөмкин. Бүлмәдә тамашачылар чишәргә тиешле табышмаклар да яшерелгән.

Күргәзмәнең үзәгендә «СҮЗ» дигән яктылык композициясе. Монда сүз – язучы эзләнүенең – җөмләләр әле китап булып әверелмәгән мизгелнең символына әйләнә. «Язучы портфеле» – язылып беткән әсәр чикләреннән чыгып, язучы утырган мохиткә күз салу һәм әдәбият туа торган киңлекне тою мөмкинлеге бирә.

---
Милли Музей
№ --- | 29.08.2026
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы