|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
29.08.2026 Мәгариф
Халыклар Дуслыгы йортында туган тел укытучылары семинары узды (ФОТО)Биредә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы чуваш, удмурт, мари, мордва һәм башкорт телләре укытучылары өчен «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» дигән төбәкара семинар уздырды. Мәйданчык эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның халыклар Дуслык йорты директоры Тимур Кадыйров, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Шәмсетдинова, республиканың милли-мәдәни берләшмә вәкилләре һәм башкалар катнашты. Чара «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» лозунгы астында узды. Очрашуда мәдәни кодны саклау һәм ясалма интеллект кертү арасында баланс эзләү турында фикер алыштылар. Укытучылар нейрочелтәрләрне һәм этнопедагогиканы куллануның уңышлы үрнәкләре белән уртаклаштылар. Биредә сүз белем бирү мобиль кушымталарын булдырудан башлап әдәбият буенча интерактив дәресләргә кадәр барды. Болар барысы да туган телләрне заманча укучылар өчен дәресләрне кызыклы итәргә ярдәм итә.
--- |
Иң күп укылган
|