поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
28.08.2026 Мәдәният

Халыклар Дуслыгы йортында Республика көне уңаеннан күргәзмә ачылды (ФОТО)

Татарстанның халыклар Дуслыгы йортында «Нәсел мирасы – яшь йөрәктә» дип аталган күргәзмә ачылды. Биредә Казан шәһәренең 4 нче балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары үз эшләрен тәкъдим итте.

Күргәзмә өч мөһим темага: Татарстан Республикасы көненә, Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Татарстандагы Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган. Рәсемнәрдә – Казанның архитектура гүзәллеге, Татарстанның мәдәни кодлары һәм күп гасырлык традицияләре.

Әлеге проект Һәйкәлләрне саклау җәмгыяте катнашында тормышка ашырылган һәм ул Казан белән Татарстанның Бөек Җиңүгә керткән өлешен искә төшерүне максат итеп куйган. Күргәзмә кунаклары Казанны балалар күзлегеннән хезмәт батырлыгы шәһәре буларак күрделәр, биредә кырыс сугыш елларында мәктәп сыйныфлары госпиталь палаталарына әйләнгән, ә дини корылмаларның диварлары хәрби комиссариатлар эшен күргән. Мондагы һәрбер рәсем халыкның авыр сугыш елларындагы каһарманнарча батырлыгын искә төшерә.

Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин сәламләде. Ул тарихи хәтерне кадерләп саклау һәм аны буыннан-буынга тапшыруның никадәр әһәмиятлек икәнен әйтте. Ренат Вәлиуллин билгеләп үткәнчә, иҗат аша балалар әйләнә-тирә дөньяның чын кыйммәтен аңлыйлар һәм ватаныбызга сакчыл карарга өйрәнәләр, ә мондый күргәзмәләр үткән заман белән киләчәк арасында күпергә әйләнә. Ренат Вәлиуллин яшь рәссамнарга иҗат җимешләре өчен рәхмәт белдерде һәм ирешелгән уңышларда тукталып калмыйча, алга таба да иҗат итүләрен, тормышларын якты вакыйгалар белән тулыландыруларын теләде.

«Нәсел мирасы – яшь йөрәктә» күргәзмәсе үсеп килүче буын йөрәгендә тарихи хәтернең никадәр саклык белән саклануын күрсәтүче якты вакыйгага әйләнде. Чараны Татарстанның халыклар Дуслыгы йорты оештырды. 

---
Addnt.ru
№ --- | 28.08.2026
Addnt.ru печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы