|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.08.2026 Икътисад
Татарстан командасы һәркайсы 5 млн сумга кадәр булган 6 аграр проектны гамәлгә ашыра: “Мин Агрода” конкурсына йомгак ясалдыТула өлкәсендә Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Россия яшьләр берлеге проектының “Мин Агрода” Бөтенроссия конкурсы финалы узды. Беренче урынны Татарстан Республикасы делегациясе алды. Аңа авыл мәктәп укучылары, студентлар, Аграр яшьләр берләшмәсе активистлары һәм агросәнәгать комплексы белгечләре керде. Алар Авыл территорияләрен комплекслы үстерү дәүләт программасы кысаларында авыл территорияләрен төзекләндерү буенча 6 проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге алачак - һәр проектка 5 млн сумга кадәр каралган. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров, «Мин Агрода» проекты бөтен илдән агросәнәгать комплексы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яшьләрне фикердәшләр бергәлегенә берләштерү өчен гамәлгә кертелде, алар анда практикалар алмаша, партнерлар таба һәм үз инициативаларын киңәйтә алачак, дип билгеләп үтте. “Мин Агрода" конкурсы беренче сезонда гына да бөтен илдән 50 мең яшь кешене: мәктәп укучыларыннан һәм студентлардан алып яшь белгечләргә, агроблогерларга һәм эшкуарларга кадәр бергә берләштерде. Проект авыл хуҗалыгы тармагының яшь белгечләренә ярдәм итүнең барлык чараларын да үз эченә алган. Конкурста балалар технологияләргә, фәнгә, эшкуарлыкка һәм җитештерүгә ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлдерелгән үз инициативаларын тәкъдим иттеләр. Ышанам, проектта катнашу – һәркем өчен зур иҗади юлның башы гына. Җиңүчеләрне котлыйм һәм нәтиҗәле эшләвегезне телим!”- дип билгеләп үтте Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Григорий Гуров. Барлык конкурс сынаулары йомгаклары буенча беренче урынны Татарстан делегациясе алды, икенче урынны – Марий Эл Республикасы делегациясе, өченче урынны Вологда һәм Тула өлкәләре командалары бүлештеләр. “Бүген бирегә илебезнең 50 төбәгеннән 700 катнашучы җыелды. Сез барыгыз да яшь, максатчан һәм без үзегезнең язмышыгызны безнең яраткан тармагыбыз – авыл хуҗалыгы белән бәйләрсез, дип өметләнәбез. Агросәнәгать комплексы - заманча, югары технологияле сектор, ул яшьләрне елдан-ел күбрәк җәлеп итә. Үзебезне күрсәтү өчен мөмкинлекләр бик күп, ә бу бик игелекле миссия, безнең авыл хуҗалыгы Россиядә генә түгел, ә дөньяның тагын 160 илендә азык-төлек нигезе һәм кешеләр иминлеге ул”, – диде Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут. Конкурсның финалы өч көн дәвам итте. Төп өлеше «Мәгариф – практика – карьера» принцибы буенча төзелгән. Ул интенсив белем бирү блогын, эшлекле һәм карьера программаларын, агрополигонда практик эшләрне, экскурсия һәм күргәзмә программаларын, шулай ук «Төбәкләр ярминкәсен» үз эченә алган, анда катнашучылар кече Ватаннарының милли казанышларын һәм гастрономик продукцияләрен тәкъдим иттеләр. “Сезнең Тула өлкәсендә вакытыгызны файдалы һәм кызыклы уздыргансыздыр, дип ышанам. Сезнең һәрберегездә авыл хуҗалыгы тармагын үзгәртү теләге бар һәм бу бик шәп! Сезне үз төбәкләрегездә, димәк, бөтен илдә тормышны яхшырак итү теләге берләштерә. Сез - безнең агросәнәгать комплексының киләчәге!”- дип, фикерләре белән уртаклашты Тула өлкәсе губернаторы Дмитрий Миляев. Конкурсның экспертлары агрохолдингларның топ-менеджерлары, тармак лидерлары һәм танылган белгечләр булды, алар фән, технологияләр һәм бизнестагы актуаль трендлар белән уртаклаштылар, авыл территорияләрен үстерү перспективалары турында сөйләделәр һәм катнашучыларга һөнәри үсеш өчен яңа мөмкинлекләр табарга булыштылар. “Бөтен команда исеменнән һәм шәхсән үзем Тула өлкәсе Хөкүмәтенә безнең яңа проектны гамәлгә ашырганы һәм Бөтенроссия конкурсының беренче сезоны финалын уздырганы өчен рәхмәт белдерәсем килә. Проект тарихы шаккаттыра: Россия авыл яшьләре активистлары инициативасы бөтен ил буйлап масштаблы бергәлеккә кадәр үсте. Бүген бу үзеңне күрсәтү мәйданчыгы гына түгел, ә Россия Яшьләр берлегенең төбәк оешмалары елында кече Ватаныңны күрсәтү һәм үз йортыңны яхшырту мөмкинлеге дә. Хәзер без беренче сезонга нәтиҗә ясыйбыз, әмма 2026 елның көзендә яңа сезон башланачак. Ышанам, хезмәттәшләр белән проектны киңәйтүне, яңа максатлар куюны һәм аларга ирешүне дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде Россия Яшьләр берлеге рәисе, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Дмитрий Покровский. Конкурсның финалы «АГРОПРОдвижение» Бөтенроссия яшьләр авыл хуҗалыгы форумы һәм Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза. “Безгә яңа мөмкинлекләр һәм үсешнең яңа нокталарын күрсәткән конкурсның беренче җиңүчеләре булу зур мәртәбә. Приз фондын без авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча алты проектны гамәлгә ашыруга тотачакбыз. Һәм, мөгаен, проектта җиңү - уңышлы нәтиҗә өчен командада эшләүнең бик мөһим булуын күрсәтә”, - дип, фикерләре белән уртаклаштылар Татарстан Республикасыннан беренче сезон җиңүчеләре. Конкурс турыдан-туры яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү һәм агросәнәгать комплексы өчен кадрлар резервы булдыру бурычын тәэмин итә һәм «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проектының «АПКда кадрлар» федераль проектының төп өстенлеге булып тора.
--- |
Иң күп укылган
|