поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
28.08.2026 Җәмгыять

«Бүген күңел һәм йөрәк елый»: Фирдүс Тямаевның туганы яу кырында һәлак булган

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның туганы, хәрби Ранис Тямаев махсус хәрби операция зонасында һәлак булган. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Ранис Тямаев май аенда ук һәлак булган. Аның гәүдәсен туган ягына бары хәзер генә алып кайта алганнар. Фирдүс Тямаев туганын соңгы юлга озату өчен Нурлат районына юл тоткан.

«Без яшәвебезне дәвам итәбез, әмма бүген җыр көне түгел, бүген күңел һәм йөрәк елый. Халәт менә шундый», – дип язган артист.

Фирдүс Тямаев Ранис белән балачактан бергә үскәннәрен дә сөйләде. «Икетуганмы, өчтуганмы – аерма юк. Без барыбыз бергә үстек, бергә уйнадык, бер урамда яшәдек. Туганнарыбыз кебек булдык. Минем бертуган абыем Фирзәр белән алар иң яхшы дуслар иде», – дигән ул.

Җырчы Ранисның һәлак булуы турындагы хәбәрне ничек алганнарын да искә төшерде. Май аенда ул гуманитар ярдәм белән махсус хәрби операция зонасына барган. Туганына автобуста аерым күчтәнәчләр дә әзерләгән булган.

«Без ике фура һәм ике автобус белән бардык. Ранис янына кереп, анда төн кунарга тиеш идек. Бары тик дүрт-биш сәгатьлек юл калган иде. Шул вакытта куркыныч хәбәр алдык. Башта ышанмадык. Шундый авыр хәбәр белән юлны дәвам иттек», – дип сөйләгән Фирдүс Тямаев.

Соңрак алар Ранис урнашкан урынга да барып җиткән. Җырчы сүзләренчә, анда ракета төшкән булган.

Ранис Тямаев белән хушлашу 28 августта 9:30 сәгатьтә Түбән Нурлат авылында узачак.

Фирдүс Тямаев барлык хәрби хезмәткәрләрнең исән-сау булуын теләде.

«Иң мөһиме – безнең егетләр, сугышчылар исән-сау булсын. Якыннарыгызны җирләмичә, туган якларыгызга яхшы вакыйгаларга гына кайтырга туры килсен», – дигән артист.

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 28.08.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы