поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
27.08.2026 Мәдәният

Яңа сезонда Тинчурин театрыннан нәрсә көтәргә?

Тинчурин театры 93 сезонга зур яңалыклар белән аяк баса. Репертуар да, бина да үзгәрә. Яңа сезонда театр ай саен диярлек премьера тәкъдим итәчәк.

Яңартылган бина

Театрның директоры Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, артистлар ялда булган арада бинада төзекләндерү эшләре башкарылган.

— Торбаларны алыштырдык, фоейда, балконда үзгәрешләр бар. Тамашачылар өчен уңайлыклар да тудырдык. Фоейда 4 урында куллер урнаштырдык. Тамашачылар бушлай су эчә алачак. Буфетта чиратны киметү өчен театрда автоматлар да урнаштырдык. Теләгән кеше каһвәне автоматтан гына ала, мәсәлән. Тәнәфес вакыты кыска, шуны да исәпкә алырга тырыштык, — ди директор.

«Лу» — тугрылык кыйссасы

Сезонны премьерадан башлыйлар. Танылган актриса Нәфисә Хәйруллина сәхнәгә кайта. Аның белән без аерым әңгәмә дә эшләгән идек. Ул Хәсән Туфанның хатыны Луиза Салиәскәрованың тормышына багышланган «Лу» спектаклендә төп рольне башкарачак. Хәсән Туфан ролен — Идел Кыямов уйнаячак.

— «Лу» пьесасы авторы — Илгиз Зәйниев. Ул аны иң элек кино сценарие итеп язган иде. Нәфисә Мәскәүдә яшәгәч, спектакльләр ике көн рәттән уйналачак, — диде Айдар Җаббаров.

Яңа сезон — яңа режиссерлар

Быел репертуарга классик әсәрләр дә, эксперементаль спектакльләр дә булачак. Чакырылган режиссерлар да күп була. Казахстаннан Фәрһәд Мулдагали, тумышы белән Иорданиядән хәзер Санкт-Петербургта иҗат итүче Надя Кубайлат, Янис Брайловский, Уфадан Айрат Абушахманов. Айдар Җаббаров үзе дә спектакль әзерлиячәк, әмма нинди әсәрне сайлавы әлегә сер.

— Сезонның икенче премьерасын шәхсән үзем бик көтәм. Брехтның «Добрый человек из Сычуани» әсәрен куячакбыз. Яңа елга кадәр тамашачылар яратып өлгергән «Казан егетләре»нең дәвамы булачак. Балалар өчен «Питер Пен» әсәрен чыгарачакбыз, — диде Айдар Җаббаров. Тинчурин театрының яңа сезоны августта башлана.

Илгизә Галиуллина

Шәһри Казан

---
Тинчурин театры
№ --- | 27.08.2026
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы