|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.08.2026 Дин
Нәзер үтәмәү гөнаһмы?Яшел Үзән районы Акъегет авылы мәчете имам -хатыйбы Фиргать хәзрәт Биктаһиров җавап бирә: — Кеше нәзере үтәлмәсә, җан бирә алмый интегер дигән сүздә хаклык бармы? — Нәзер ул үз өстеңә алган эш, шартлы вәгъдә, шуңа да әйткән сүзеңдә бик сак булырга киңәш ителә. Коръәндә болай диелә: нәзер әйткән, әмма үтәмәгәннәргә Аллаһы белән очрашканчыга кадәр монафыйклык сыйфаты язылыр, ди. Кеше нәзерен үтәмәсә, җан бирә алмый интегер дигән сүзнең дөреслеккә ни дәрәҗәдә туры килүен әйтергә кыен. Әмма, нәзер ул бик хәтәр әйбер, ул кеше тормышына тәэсир итәргә мөмкин. Нәзерне үтәмәгән саен ул кешегә гөнаһ язылып бара, Аллаһы сакласын. Фото dumrt.ru/ сайтыннан.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|