поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
25.08.2026 Матбугат

Люция Шәрәфиева: Милли матбугат яшәячәк, бары аның формасы һәм җәмгыятьтәге урыны үзгәрә

«Милли матбугат хәзер кабалану, кыскалык, социаль челтәрләргә һәм видеоформатка яраклашу юлында. Бигрәк тә эстрада артистларының эчке тормышын селкеп салуны, фаҗигәләрне гадәти вакыйга итеп кабул итәргә өйрәндек.

Укучыны шуңа өйрәттек. Шушы темаларның күп укылуын авыр кабул итәм. Кеше фикерли торган язма урнаштырасың икән, ул иң аз карау җыя. Бу бик кызганыч.

«Татарстан яшьләре», «Юлдаш» газеталарының ябылуын безнең буын авырсынып кабул итте. Кәгазь матбугат калмас, дип уйлыйм. Мин хәзер алтмышка якынлашам. Иркенләп, газета-журнал укый торган чорым. Ләкин озын язмаларны кабул итә алмыйм. Яңалыкларда эшләгәч, ул бер чирдер инде... Ә бит озын язмаларда бөтен хикмәт! Озын текстлар укып кына фикерлисең.

Кайбер студентлардан: «Бөек Ватан сугышы кайчан башланган?», «Россиядә радионы кем уйлап тапкан?» – дип сорыйсың да, белмиләр. Күренекле журналистларны әйтегез, дигәч – аптырап калалар, Ксения Собчак дип утыралар. Телефонда видео гына карау, хәбәрдән йөгереп кенә узып китү аларның тирән фикерләү сәләтен югалта.

Шуңа күрә, озын, тирән аналитик мәкаләләр, кәгазь газета-журналлар безгә фикерләүне, аналитиканы саклап калу өчен кабат кирәк булачак. Милли матбугат яшәячәк, бары тик аның формасы һәм җәмгыятьтәге урыны үзгәрә. Шулай да безнең халыкта озын хикәяләрне, туган як тарихын яратып укучылар әле бар. Блогларда да озын итеп язсалар да, ул үз укучысын таба. Минем улым, мәсәлән, 16 яшендә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без - 41 нче ел балалары» әсәрен укып чыкты. Ягъни яшьләр барыбер кәгазь китапка, тирән фикерләүгә кайтыр, дим», – ди ул.

Тәҗрибәле журналист, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Люция Шәрәфиева белән «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина сөйләште.

 

---
Татар-информ
№ --- | 25.08.2026
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы