|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.08.2026 Интернет
"Башкорт хуҗабикәсенә" янә берничә операция эшләячәкләрСоциаль челтәрләрдә «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхлисламова алда торган операцияләре турында сөйләде. Чираттагы видеоролигында ул операцияләр турында сөйләшергә һәм килешүләр төзергә баруын әйтте, дип яза "Кызыл таң". – Әгәр анализларым яхшы булса, якын арада күкрәкләремә имплантлар куйдырып, маммопластика ясатам. Шулай ук корсак өлкәсендәге артык тирене дә алдырырга җыенам, – дип серләре белән уртаклашты Миләүшә Шәйхлисламова. Ул шулай ук тагын бер интим операция ясатырга планлаштыруын, әмма аннан соң билгеле бер вакыт дәвамында кайбер чикләүләрнең гамәлдә булачагын өстәде.
Элегрәк ул ашказанының бер өлешен алу буенча операция кичергән иде. Бу аңа 53 килограммга ябыгырга ярдәм иткән. Шулай ук блогер битен тарттыру операциясе дә ясаткан.
Фото: "Электрогазета"
--- |
Иң күп укылган
|