поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
25.08.2026 Мәгариф

Россия мәктәпләрендә Белем көнен ничек уздырачаклар?

1 сентябрьдә, Белем көнендә, Россия мәктәпләрендә яңа уку елы дәүләт гимнын башкару һәм Россия Федерациясе Дәүләт флагын күтәрүдән башланачак.

Тантаналы линейкадан соң укучылар өчен «Разговоры о важном» циклы кысаларында беренче дәрес узачак. Бу хакта Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

«Төбәкләргә Белем көнен ничек уздыру буенча киңәшләр җибәрелде. Һәр мәктәптә көн традицион рәвештә башланачак: укучылар Дәүләт флагын күтәрәчәк, гимн башкарачак. Укытучыларның котлауларыннан һәм теләкләреннән соң барлык сыйныфларда да «Разговоры о важном» циклы кысаларында беренче дәрес узачак», – ди министр.

Кравцов сүзләренчә, Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында беренче дәреснең төп темалары Россия халыкларының бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту белән бәйле булачак. Министр мәктәпләр һәм көллиятләрдә Белем көне ил тарихына, аның күпмилләтле мәдәниятенә хөрмәт символына әверелергә тиеш булуын билгеләп үтте.

Мәгърифәт министрлыгы бәйрәм чараларында төрле милләт вәкилләренә, күп балалы һәм берничә буын вәкилләре бергә яшәгән гаиләләргә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, уңышка ирешкән укучыларга, шулай ук җәмәгать оешмалары һәм милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре катнашуга аерым игътибар юнәлтергә киңәш итә.

Шул ук вакытта Белем көненә әзерлекнең төп шарты – куркынычсызлык. Сергей Кравцов һәр белем бирү оешмасы бәйрәм вакытында куркынычсызлык чараларының тулы комплексын җентекләп карарга тиешлеген ассызыклады.

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.08.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы