|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.08.2026 Мәдәният
Рәбига Сибгатуллина: "Күңел сәхнәгә тартып тора"Җырчы, Татарстанның халык артисты Рәбига апа Сибгатуллина белән газетабызга әңгәмә кордык. Шуннан өзек тәкъдим итәбез. — Рәбига апа, көннәрегез ничек уза? Ни эшләр башкарасыз? Фәрит абыйдан хәлегезне сорап торабыз. “Хастаханәгә китте әле”, — дип әйткәли... — 80 яшькә җитеп килгән кешенең хәле ничек булсын инде, сеңлем... Кем әйтмешли, картларча. Соңгы елларда күпчелек ике маршрут буенча йөрергә туры килә: өй — хастаханә, хастаханә — өй. Казанга күземә укол ясатырга йөрим. Укол кадамасалар, сукыраям. Ул вакытлыча гына дәвалап тора инде. Күздә кан тамырлары өзелеп, кан сауган. Шикәр чире һәм кан басымыннан интеккәндә, шулай булгалый икән ул. Бронхиаль астма да борчый. Фәрит абыең белән икебез дә даруларның кирәген бирәбез. Җырлап кына узмый шул көннәр. Дөресен әйткәндә, хәзер җырлау турында уйлаган юк инде... — Ә күңел нәрсә ди? — Күңел үзе яшьләрчә әле, аның сәхнәгә чыгасы килә. Элекке туктаусыз эшләгән чорларны уйлыйм да сагынып куям. — Озак еллар, намус белән эшләүләр вакытында бәяләндеме соң, Рәбига апа? Исемнәрне әйтүем инде... — Без исем сорап йөрмәдек инде. Хөкүмәткә рәхмәт, вакытында бирделәр. Исемнәребез бар. Әй, бер уйлап карасаң, бернәрсә бирми бит ул, шул күңел өчен генә. Исемнәр белән генә әллә кая, ерак китеп булмый. Мәскәүдә, әнә, анысы өчен дә өстәп түлиләр. Бездә юк шул. ![]()
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|