|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.08.2026 Шоу-бизнес
"Нәкъ син булу белән бәхетлемен"Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев үзенең социаль челтәрләрендә хатыны Иринаны котлаган, дип яза "Кызыл таң". Аларның туй көне. Алар инде 30 елдан артык бергә. Аның сүзләренчә, бу вакыт эчендә алар төрле мизгелләр кичергән, әмма ул нәкъ менә Ирина аның хатыны булуына бәхетле.
— 1999 елның 20 августы - гаиләбезнең туган көне. Бу көнне без йөзекләр алмаштык һәм бер-беребезгә вәгъдә бирдек: тормышыбызда нинди генә сынаулар булмасын, ахырга кадәр бергә булачакбыз. Ә безнең тарих тагын да иртәрәк — 1995 елның маенда башланды. Шул көннән башлап без инде 31 елдан артык янәшә барабыз... нәкъ менә син минем тормыш иптәшем — яраткан хатыным, тугры дустым, акыллы киңәшчем һәм иң якын кешем булуың өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлемен. Ә кайдадыр син үз кайгыртуың, җылылыгың һәм аңлавың белән миңа әнине алмаштыра алдың. Бу еллар эчендә күп нәрсә булды: шатлык һәм сынаулар, бәхетле көннәр һәм катлаулы вакытлар. Әмма иң мөһиме - без гаиләбезне һәм мәхәббәтебезне саклап калдык, - ди Нургалиев.
Ул шулай ук хатыны белән озак еллар бергә яшәргә өметләнүен белдерде һәм Иринага зирәклеге, гаиләсе өчен рәхмәт әйтә.
--- |
Иң күп укылган
|