|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
22.08.2026 Мәдәният
Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Мәскәүдә чыгыш ясаячак (ВИДЕО)20-22 августта Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уза. Әлеге вакыйга уңаеннан кызыклы һәм бай программа әзерләнгән. Фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәк салу тантанасы белән башланып китте. Бу көннәрдә күргәзмәләр, фильмнар карау һәм башка кызыклы чаралар оештырыла. Ә бүген, 22 августта Халыкара Музыка йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталары катнашында тантаналы кичә була. Әлеге кичәдә Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дә чыгыш ясаячак. Татарстан мәдәнияте көннәрен Татарстан Республикасы тулы вәкаләтле вәкиллеге һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра.
--- |
Иң күп укылган
|