поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
18.08.2026 Мәдәният

Миләүшә Айтуганова: «Бу – иң кадерлеләребез – әти-әниләребез хакындагы тарих» (ФОТО)

Кичә Казанның «Мир» кинотеатрында Кытай киносы көннәре ачылды. Әлеге вакыйга «Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы кысаларында үтте.

Казан тамашачысына тәкъдим ителгән беренче фильм – «Мәңгелеккә җавап» («Ответ на вечность») дигән тетрәндергеч гаилә драмасы иде. Картина белән фильмның режиссер Чжэн Юньчан үзе таныштырды. Бу фильм – режиссерның әбисенә багышланган һәм аның шәхси хис-тойгыларын чагылдырган әсәр.

Чжэн Юньчан фильмны төшерү аның өчен үз хисләрен белдерү ысулы булуын әйтте. Сюжет нигезендә аның гаиләсе тормышыннан алынган реаль вакыйгалар ята. Режиссер сөйләгәнчә, 1976 елда аның туган шәһәрендә күп кешеләрнең гомерен өзгән җир тетрәү була. Бу трагедияне кичергән әбисе зур югалту күзгә-күз очраша, һәм бу хәсрәт аның йөрәгендә гомерлеккә уелып кала. Еллар узгач, Чжэн Юньчан әбисенең төзәлмәслек авыру булуын белгәч, аларның уртак тарихын экранда теркәп калдырырга карар итә.

«Мин нәни чагымда ук үлемнең нәрсә икәнен белә идем, ләкин аның минем әбиемә дә кагыла алуын аңламаганмын», – дип үз хисләре белән бүлеште Чжэн Юньчан.

«Алтын минбәр» XXII Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова әлеге картинаның югары кыйммәтен билгеләп үтте. «Фильмда тасвирланган хәлләр, кызганычка каршы, тормышта еш очрый. Бу – югалту, тәрбия һәм безнең иң кадерлеләребез – әти-әниләребез һәм якыннарыбыз хакындагы тарих», – дип әйтте ул.

Миләүшә Айтуганова «Мәңгелеккә җавап» фильмының Минскидагы «Листопад» һәм «Золотой Ворон» дип аталган Арктика халыкара кинофестивалендә лауреат булуын да әйтте.  

Кытай киносы көннәре кысаларында тамашачылар «Коткаручылар» (Спасатели) дигән анимацион фильм да карадылар. Ә бүген, 18 августта, «Бәхетле кечкенә су асты көймәсе: Аждаһа белән маҗаралар» дигән мультфильм күрсәтелде.

Текст: Матбугат ру. 

---
Татаркино
№ --- | 18.08.2026
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы