поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
18.08.2026 Матбугат

Блогерлар һәм журналистлар өчен “МедиаПоле” премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы блогерлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «МедиаПоле» авыл тематикасы буенча мәгълүмати проектларның илкүләм премиясендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.

Премия «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Премиянең төп максаты - Россия авылының уңай образын тудыруга, шәһәр яны территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен, агротуризмны таратуга, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән медиапроектларны ачыклауга һәм аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

«МедиаПоле» илкүләм премиясендә 18 яше тулган Россия Федерациясе гражданнары – шәхси авторлар, блогерлар, студентлар, яшь белгечләр, медиаконтент авторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм журналистлар катнаша ала.

Премиягә гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Составына медиаөлкәнең танылган экспертлары кергән жюри иң яхшы 120 авторны сайлап алачак.

Октябрьдә финалистлар ике көнлек эшлекле программада катнашачаклар, анда медиаөлкәнең әйдәүче экспертлары белән танышачаклар, шулай ук илнең иң яхшы медиаүзәкләрендә булачаклар.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы көтә, үз проектларын танытуга акчалата сертификатлар, шулай ук Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан истәлекле бүләкләр тапшырылачак. 

Премиянең приз фонды 5 миллион сум тәшкил итә. Гаризалар бирү рәвеше һәм җентекле мәгълүмат рәсми сайтта: медиаполе.рф, шулай ук Премиянең Вконтакте һәм MAXтагы социаль челтәрләрендә бар.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы