поиск новостей
Көн мәзәге
  • 8 яшьлек малайга би-ик озак карап торсаң, аңа 9 яшь тулачак.

Бүген кемнәр туган
  • 16 Сентябрь
  • Алмаз Гәрәев - актер
  • Шәүкәт Гаделша - шагыйрь
  • Резидә Ганиуллина - биюче
  • Атилла Расих (1915-1996) - язучы
  • Максуд Сөндекле (1904-1981) - язучы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
18.08.2026 Икътисад

Кемнәр капремонт өчен түләмәскә мөмкин

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр ай саен капиталь ремонт өчен түләргә тиешлеге искәртелгән квитанцияләр ала. Җыелган акчалардан фонд формалаштыра, аннан соң гомуми милекнең искергән элементларын торгызу яки алыштыру эшләре финанслана. Әмма взносларны барлык милекчеләр дә гомуми нигездә түләргә тиеш түгел.

Татарстанда әлеге вазифадан кемнәр азат ителә яки кемнәрнең түләү суммасын киметергә хакы бар. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Капиталь ремонт программасы

Күп фатирлы йортлардагы эшләргә агымдагы һәм капиталь ремонт керә, әмма аларны финанслауның максатлары һәм тәртибе аерыла.

Агымдагы ремонт бинаны һәм аның аерым элементларын төзек хәлдә тоту өчен башкарыла. Мондый эшләр, гадәттә, милекчеләр тарафыннан күчерелгән даими түләүләр хисабына түләнә. Сүз вак-төяк төзексезлекләрне бетерү, җиһазларга хезмәт күрсәтү һәм йортны нормаль эксплуатацияләү өчен кирәкле башка эшләр турында барырга мөмкин.

Капиталь ремонт исә масштаблырак характерда. Ул бинаның төп конструктив элементларын һәм инженер системаларын торгызу яки алыштыруны күздә тота. Мондый эш кысаларында, мәсәлән, түбә тулысынча алыштырылырга, җылыту, су белән тәэмин итү системалары һәм башка гомумйорт коммуникацияләре ремонтланырга яки яңартылырга мөмкин.

Татарстанда капиталь ремонт өчен взнос түләүдән кемнәр азат ителә

Кагыйдә буларак, күп фатирлы йортларда милекчеләр капиталь ремонт өчен даими рәвештә взнос күчерергә тиеш. Шул ук вакытта, законда гражданнарның мондый түләүләрдән тулысынча азат ителүенә йә взнослар башка нигезләр буенча исәпләнмәвенә бәйле кайбер искәрмәләр каралган.

- 80 яшькә җиткән фатир хуҗалары;

- күп фатирлы йортларда рәсми рәвештә авария хәлендә дип табылган һәм сүтү өчен билгеләнгән фатир хуҗалары;

- территорияләрне комплекслы үстерү кысаларында реновация программасына кертелгән йортлардагы торак милекчеләре;

- дәүләт яисә муниципаль ихтыяҗлар өчен алына торган йортлардагы фатир хуҗалары;

- Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан ордены яки хезмәт Даны ордены дәрәҗәләренең тулы комплекты булган гражданнар.

Шул рәвешле, ташламалы статус яки йортның аерым статусы капиталь ремонт өчен түләү бурычыннан азат ителү өчен нигез булырга мөмкин.

---
Татар-информ
№ --- | 18.08.2026
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы