поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2011 Мәдәният

Ник елыйсың, Такташ?

Редакциябезнең бер бүлмәсендә Такташ портреты бар. Биналарында ремонт үткәреләсе дип Язучылар берлеге аппараты вакытлыча (?) башка җиргә, кысан урынга күчереләсе булгач, безнең егетләр Берлектән алып кайткан иске рәсемнәрнең берсе ул.

Шул Такташны күргән саен үзенә күрә бер тетрәнү кичерә идем. Чөнки, яшь түкмәсә дә, Такташыбыз елый. Авыр бер елау белән елый. Газаплана. (Төсле рәсемне журнал өчен ак-карага күчергәч, бу халәт җуела төшкән.) 12нче санны әзерләшеп йөргән бер мәлдә аңа баккач, бигрәкләр дә авыр булып китте. Нигә елаганын белми торып тынычлана алмаячагымны тойдым. Бу—күңелемә иңдерелгән бер хәбәр-фәлән дә булды, ахрысы. 8 декабрьдә бөек шагыйребезнең вафатына 80 ел тула икән бит.

 

Шагыйрьне нигә шундый итеп күргәнен рәссам үзе сөйли алыр иде. Ләкин аның исеме язылмаган шул. Рәссамнарга, белгечләргә, шагыйрьне бик тә үз итүчеләргә шалтыраттым. Тик «Еглаучы Такташ»ны (минем башка килгән исем, укучыларыбыз, бәлкем, шәбрәген дә табар?) белүче булмады.

 

—Такташны күргән-белгән кеше генә иҗат итә ала моны, Җәгъфәр Булат түгел микән?—Гүзәл Сөләйманова шулай диде. Гүзәл—сәнгать белгече, Алтын Урданы үз иткәнгә кыерсытылган хәлдә дөнья куйган (1984) сәнгать белгече Фуад Вәлиевнең кызы. Ләкин Җәгъфәр ага (1903-81), автор булган хәлдә дә, берни дә сөйләмәс шул инде.

 

Шулай да, мондый газаплы хәлне кайчан кичерә алган соң Такташ?

 

«Үзе усал, үзе болай бер дә усал түгел кебек шикелле» Алсуны, ягъни Гөлчирәсен җуйгач түгел микән? Уллары Рафаил язуынча, рабфакта укыган, әле 17нче яше белән генә барган Гөлчирә Хәмзина тулай торактагы бүлмәдәшләренә «Такташ миңа тәкъдим ясады» дигәч, тегеләре көләләр генә. Шуннан кызый ярсып чыгып китә дә, күпмедер вакыттан бүлмәгә Такташның үзен җилтерәтеп алып керә!.. Ләкин гаилә ныклы булмый шул. «Шөһрәт сөючән, боерырга яратучан, үсәргә теләүче» (Такташның сеңлесе Хәнифә сүзе бу) Гөлчирә укырга Мәскәү университетына китеп бара һәм юрист (прокурор) буларак шәп кенә карьера ясый. Кияүгә чыга, аерыла. Һәм гомере буе (48 яшьтә үлә) үкенеп яши. Такташның туганнарын онытмый, ул үлгәч, аларга ярдәм дә иткәли. Такташ та аны оныта алмый. Гөлчирәнең хатларын укыганда үтә нечкә күңелле шагыйрь, шәт, еламый калмагандыр.

 

Уллары Рафаил Гөлчирә укыган елларда Такташ белән яши. «1930 елда әни Казанга кайтып, мине алдап-юмалап Уралга алып китә. Ни өчен алдап-юмалап дигәндә, мин әтине бик ярата торган булганмын»,—дип яза Р. Такташ. Дүрт яшьлек улыннан аерылганда да шагыйрьнең үзәккәе өзелгән, әлбәттә.

 

Гомере нигә утыз яшендә очланган соң бөегебезнең? Мунчадан кайтышлый салкын сыра эчкәч, кайтып урынга егылды, бер ел элек башына суык тиюдән дә бик каты авырган иде, дип сөйләгән икенче хатыны, икенче Гөлчирәсе. (Ни дисең инде моны: нәкъ шул чакны аны дәваларга тиешле профессор үлә!) Агулаганнар дигән шик тә була. Такташка багышланган фәнни конференциядә «Бу дөресме?» дигән сорау бирелгәч, шагыйрьнең тормышын энәсеннән җебенә хәтле белгән галимә Лена Гайнанова: «Әйе, агулап үтергәннәр»,—ди. Аннары өсти: «Аның тәнен түгел, җанын, тормышын агулаганнар». Лена ханымнан җавапны шәрехләвен үтенгәч, ул миңа болай дип сөйләде:

 

—Бөтен хәл-халәте шуңа китергән аны. Бик авыр, үтә киеренке тормыш кичергән Такташ. Редакцияләрдә ал-ял белми эшләгән ул. (Нуҗа да эшләтә инде. Ач йөргән чаклары да була хәтта.) Әдәби иҗатка вакыты да калмаган. Олуг талант иясе буларак, көнчеләр чолганышында яшәгән. Шулар тырышлыгы белән аны, «Азат хатын»ны журнал иткән кешене, редакциядән кысрыклап чыгаралар. Җиде ай буе эшсез яшәгән ул! Квартирга түләмәгән өчен андагы бөтен мөлкәтен (өстәл, шкаф, кәнәфи!) аздан гына аукционнан сатмый калалар. Матбугатта чыккан төрле пасквильләр белән (күбесе аноним) аннан сәяси дошман ясарга теләүчеләр дә күп була. Фәүзия Бәйрәмованың «Атылган йолдыз» пьесасы буенча Яшьләр театрында куелган спектакльдә олуг язучыбызның «Такташизм» дигән мәкаләсен укыганнан соң Такташ күз яшьләре түгеп елый. Тормышта еламагандыр дисезме? (Елагандыр, әйе. Чөнки язучысы кем бит! Хатыны (үзе дә әдибә) «Аның үз гомерендә беркайчан да Һадидан да якын дусты булмады» дигән бит әнә.—Р. Ю.). «Кулак элементлар» дип Сыркыдыда әтисе белән әнисе тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителә, Казанда энесе Габидулла белән сеңлесе Хәнифә уку йортларыннан куыла. Бу кадәр дә оятсызлыкны җиңеп чыгар өчен нык кына йөрәк бозарга туры килә Такташка...

 

Бик күпләр, шул җөмләдән Галимҗан Ибраһимов тарафыннан да ясалган көчле «кызыл басым» тәэсирендә «Такташ үлде» дигән шигырь язу, ягъни элекке, хөп-хөр, ип-ихлас, «гыйсьянчы» Такташны «гүргә иңдерергә» мәҗбүр булуы да кайта-кайта газапка салгандыр аны.

 

Гүр дигәннән, әнисе Шәмсениса апа Һадие үлгәннән соң чыгарган бәет искә төште.

 

Кай җирләрдә, балам, синең каберең?

Каен бармы каберең янында?..

 

Бу портреттан Такташның рухы да карап тора сыман. Безгә шагыйрьнең вафатыннан соңгы хәлләр өчен дә газап чигеп, рәнҗеп багадыр кебек ул. Такташ нигә Тукай, Әмирханнар янында түгел, Ял паркындагы «туганнар каберлегендә», кызыл түрәләргә кардәш булып күмелгән соң? Җитмәсә, тирән коры елга да елдан-ел якыная бара әнә. Үлчәдем, Такташ каберен аннан хәзер нибары—биш, күршесе Галиәсгар Камал каберен өч кенә адым аерып тора. Алар биредә өчәү җирләнгән—янәшәдә тагын актер Камал I дә бар. Шөкер, аларны Яңа бистә зиратына күчермәкчеләр бугай.

 

—Бер еллап элек моңа минем ризалыгымны сорадылар, гариза яздырдылар,—диде Рәмзия Такташ. Рәмзия ханым шагыйрьнең икенче хатыныннан туган улы Аванның (мәрхүм инде) хатыны, озак еллар Опера-балет театрының әдәбият бүлеге мөдире булып эшләгән кеше.

 

Пушкин урамындагы Такташ яшәгән йорттан истәлек тактасының фотокүчермәсе генә торып калды. Шәһәр башкарма комитеты аны йоткан бинада—университет «Уникс»ында Такташ музее өчен ике бүлмә бирергә дип карар чыгарган булса да.

 

—Шуннан соң бары бер генә төрле җавап ишеттем,—диде миңа Рәмзия ханым: Университет бирми. Ректор риза түгел.—Күп зуррак мәйданны теш клиникасына арендага бирергә бик риза булганнар юкса!..

 

Музей да юк, һәйкәл-фәлән дә юк... Казан халкы бөек шагыйребезне котсыз Такташ урамы яисә телдән төшмәс «Такташ группировкасы» аша күзалларга тиеш микәнни?

 

Такташның рәсми-ялтыравык түгел, тормышчанрак образын тудыру омтылышы да вафатына ярты гасыр тулганда гына ясала. «Хәнифә Такташева бүгенге көндә Казанда яши икән». «Гөлчирә Такташева-Мансурованың Казанда яшәгәнлеген белеп, аны эзләп таптык». 1980 елда чыккан «Такташ турындагы истәлекләр» дигән китаптан алынды болар. Бу «эзләү» Такташның өч томлык «Сайланма әсәрләр»ен әзерләү уңаеннан (1980-1983 елларда дөнья күрде) җитмешенче еллар азагында башкарыла. (Бик күп башка туган-тумачалары да табыла, бай гына мәгълүмат туплана). Юкса әлеге шәхесләрнең беренчесе, Такташның бертуган сеңлесе, Казанда 1926 елдан, икенчесе, Такташның икенче хатыны, 1929 елдан бирле яшәп ятканнар бит инде! (1983 һәм 1984 елларда дөнья куялар).

 

Миннән соң туачак җырчыларның

Даны күмәр минем атымны...

 

Юк, Такташ, сине беркем дә артка чигерә алмады. Кадереңне генә белеп җиткермәдек менә...


Рәфикъ ЮНЫС
Казан утлары
№ 12 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»