|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.08.2026 Хәвеф-хәтәр
13 яшьлек кыз ташландык бинада һәлак булганЗабайкалье краеның Борзя шәһәрендә 13 яшьлек кызның үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта төбәкнең Россия Тикшерү комитеты хәбәр итте. Тикшерү мәгълүматларына караганда, 14 августта бер төркем яшүсмер ташландык бинага качышлы уйнарга кергән. Уен вакытында кыз караңгы бүлмәдә яшеренгән һәм яктырту булмаганлыктан ачык лифт шахтасына егылган. Яшүсмер алган җәрәхәтләрдән вакыйга урынында ук һәлак булган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Тикшерү комитеты ата-аналарга балаларның буш вакытын контрольдә тотарга һәм аларга ташландык биналарда йөрүнең куркынычы турында даими аңлатырга киңәш итә.
--- |
Иң күп укылган
|