поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.12.2011 Шоу-бизнес

Тимати – татар дип шатланмагыз

Рус шоу-бизнесында саллы урын биләгән Тимати – Тимур Юнысов бер килүендә: "Мин – татар! Мин – сезнеке! Минем тамырларым биредә!" – дип тамашачыны тәмам кыздырган иде. Ә бу юлы, ерак туганнарым Татарстаннан, дию белән генә чикләнде.

Тимати – Тимур – Миргазиян Юныслар нәселеннән. Миргазиян ага кешеләргә Тимати хакында әйтмим, хәтта яшерәм, дисә дә, бервакыт аңа карата мөнәсәбәтен белдерде: "Без ишле гаиләдә үстек. Вахит миннән өч яшькә кече иде. Безнең хатыннар да бертуган. Башта Вахит Зәйнәпкә өйләнде. Аннары мин Зәйнәпнең сеңлесе Рәйсә белән никахлаштым. Вахит белән Зәйнәп ике ул үстерделәр. Илдар белән Фәрит. Безнең бер кызыбыз туды. Тимур – Илдарның өлкән улы. Кечесе – Артем. Тимур холкы һәм йөзе белән әнисе Симонага охшаган. Ә Артем безнең якка тарткан, чибәр егет. Тимурның татарлыгын ташка үлчим! Татарлыгы түгел, иманы да юк бит аның. Аның урыс булуы да шулкадәр генә инде".

 

Тимур (бу юлы матбугат конференциясендә аның пиар-менеджеры җырчыга бары тик паспорттагы исеме белән генә эндәшергә кушты) әтисенең татар булуын һәм Мәскәүдә тууын, бабасының да мәскәүле булуын, ә ерак туганнарының Татарстаннан икәнен искәртеп узды. Аның милли хисләр, милли ашлар турында гәп куертканчы нәрсәгә ирешкәне турында сөйлисе килә иде булса кирәк.

 

Унөч яшендә Америкага киткән, бүген үзенең төнге клубын, кибет челтәрен, үз маркасындагы киемнәр челтәрен булдырган, ресторан бизнесын җәелдергән егетнең мактанырлыгы бар, күрәсең. Әмма моңа Баулы районы, Исергәп авылыннан чыккан Вахит бабасының улы Илдарның – Тимурның әтисенең йогынтысы барлыгын гына ул никтер сөйләмәде. Илдар Юнысов МДУны тәмамлаган, берничә чит тел белгән, шул исәптән гарәпчәне дә су урынына эчкән. Ул сәләте аркасында төрле мәртәбәле урыннарда эшли. БМО трибунасыннан чыгыш ясавы белән дә Миргазиян аганың күңеленә кереп кала. Миргазиян ага сүзләренә караганда, нәкъ менә әтисе Тимурга зур мөмкинлекләр ача. Бабасы Вахит Юнысов та – әдәбият даирәсендә билгеле шәхес, оста публицист. Бу гаилә өчен чит илгә тәрәзә нәкъ менә Вахит бабалары аркасында уелмыймы икән әле?! Ник дигәндә, нәкъ менә Вахит Юнысов озак еллар СССРның Чит илләр белән икътисадый элемтәләр министрлыгында, Гыйрак, Мисыр, Сүрия, Әфганстан илләрендә илчелектә эшләгән кеше бит.

 

Ә Тимур һәрьяктан җитеш гаиләдә үсүен яшерми. Балачагының Лос-Анджелеста үтүе, шунда хип-хоп белән җенләнүен дә кат-кат искәртә. Әмма бүген җырчы карьерасыннан бигрәк, продюсерлык белән шөгыльләнүне кызыклырак дип таба. Бүген ул нәрсә мөмкин, шуңа ирештем дип яши, шуңа күрә Кыш бабайдан нинди бүләк сорар идегез, дигән сорауга да җавап таба алмый кыенсынып калды. Аннан имиджы хакына аңына килеп булса кирәк, минем азмы-күпме бөтен әйберем бар, әмма Кыш бабайны якасыннан эләктереп алсам, балалар йортларында тәрбияләнүче­ләрнең барысына да бүләк өләштерер идем, дип җавап бирде.

 

Иленә, Ватанына мөнәсә­бәт­не белергә теләп, сайлау турында гәп куертабыз. Тимур беркайчан да сайлауда катнашмавын белдерә, бу юлы, көне килеп җиткәч карармын әле, дигән җөмлә белән генә чикләнә. Әмма президент кәнәфиенә битараф булмавын да яшерми: "Америкада кара тәнле президент булыр дип кем уйлады икән соң? Ә ул булды. Кем белә, бәлки киләчәктә тәне татуировка белән капланган хип-хоп тарафдары да президент була алыр", – ди ул, хыялына бирелеп.

 

Тормышыңда төп казаныш нәрсә булды, дигән сорауга исә, ул әле булмады, дип җавап бирүе белән хип-хоп остасына карата сүрелгән күңелне азрак җылытты-җылытуын. Тормыштагы төп казаныш – нәсел калдыру, балалар үстерүне саный икән, анда әле өмет бар. Күңелдә, бәлки, тора-бара ул бабасы туган җир белән дә кызыксыныр, дигән ышаныч та бөреләнә. Ни булса да, татар фамилиясен йөрткән егет бит ул. Ә без – татарлар күңелне иркен тотарга гадәтләнгән халык. Безгә бер ым җитә, халкына арты белән борылган шәхесләрне дә күккә чөяргә, алар исемнәре белән әллә ниткән фестивальләр үткәрергә, аннары киң күңеллелегебез белән мактанырга маһир шул без.

 

Ә Тиматига Исергәп авылы турында сөйләргә, Миргазиян Юнысның китабын бүләк итәргә дигән хыялларым эреп юкка чыкты. Күренеп тора, ул журналистлар бүләк иткән түбәтәйне дә шоу хакына көчәнеп кенә кия, өчпочмакка исә әйләнеп тә карамый. Нишләп китапны кадерсезләргә? Бер өлгерер әле, уяныр әле аңарда ул хис...


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 239-240 | 02.12.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»