|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.08.2026 Җәмгыять
Татарстан Мәскәүдә «Россия тәмнәре» фестивалендә үз брендларын тәкъдим иттеБүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ВДНХда V илкүләм «Россия тәмнәре» гастрономия фестивале мәйданчыгында булды, анда Татарстан җитештерүчеләре экспозициясе белән танышты. 13 августта башланган фестиваль 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Программага ярминкә, ресторан йорты, мәдәни чаралар, кулинария һәм иҗади мастер-класслар кертелгән. 2025 ел нәтиҗәләре буенча фестивальдә Россия Федерациясенең 75 субъекты һәм 374 җитештерүче катнашкан иде. Чарага 1,5 миллионнан артык кеше килгән, ВДНХ мәйданчыгында 80 тоннадан артык продукция сатылган. Быел Татарстан Республикасыннан 36 катнашучы кертелгән, болар - азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшкуарлар һәм үзмәшгульләр. Алар Казан шәһәреннән һәм республиканың 11 муниципаль районыннан. Татарстан Республикасы төбәкнең бай кулинария традицияләрен чагылдыра торган милли продуктларның киң ассортиментын тәкъдим итте. Алар арасында - "Икмәк-кондитер комбинаты" АҖнең традицион чәкчәге, «Клмай Калинино» сату-тәэмин итү авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының тәмле сөт продукциясе, "Камамбер" ҖЧҖнең йомшак сырлары һәм "Эмиз" ҖЧҖнең файдалы ЭМИЗ виноград эчемлеге һ.б.лар бар. Традицион ризыклардан тыш, Татарстан стендында хәзерге заман җитештерүчеләренең продукциясе: "КӘҮСӘР"АХҖКның кош һәм ат итеннән әзерләнгән деликатес ризыклары тәкъдим ителде. “Россия тәмнәр” - Татарстан җитештерүчеләре өчен үз продукциясен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү, яңа партнерлар табу һәм сату базарларын киңәйтү өчен менә дигән мөмкинлек. Без республикабызның бай традицияләре белән горурланабыз һәм аларны фестиваль кунаклары белән бүлешүебезгә шатбыз”, – дип билгеләп үтте Марат Җәббаров. Шулай ук фестиваль кысаларында Россия халыкларының мәдәни мирасының күптөрлелеген һәм аның заманча яңгырашын ачучы бай мәдәни-күңел ачу программасы узачак. Кунакларны мастер-класслар, кулинария тамашалары, артистлар чыгышлары һәм башкалар көтә.
--- |
Иң күп укылган
|