|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.08.2026 Мәдәният
Кама Тамагында алма бәйрәме узачакИртәгә Кама Тамагы районының Красновидово авылындагы Горкий музеенда “Яблочный спас” дигән традицион фольклор фестивале узачак. Фестиваль кысаларында “Тәмле алма” бәйгесе дә оештырыла. Фестивальнең максаты – республика районнарындагы халык коллективларының, шулай ук славян халык әсәрләрен башкаручы башка үзешчән коллективларның иҗади потенциалын үстерү, халык бәйрәме атмосферасын булдыру, халыкны фольклор сәнгатенә җәлеп итү. Инде күп еллар дәвамында “Красновидовода “Яблочный спас” бәйрәме славян халкы сәнгатен һәм рухи культурасын популярлаштыра, халык традицияләрен саклый, үстерә, үзешчән коллективларының башкару осталыгын арттыра, төбәкара мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтә. Фестивальдә фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, һөнәрчеләр үз осталыгын күрсәтәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|