|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.08.2026 Хәвеф-хәтәр
Таиландта тагын бер кыз югалган: аны коллыкка эләккән диләр19 яшьлек студент кыз Таиландта югалган. Югалыр алдыннан кыз бөтен җыелган акчаны алып, туганнарына аны эзләмәскә кушкан. Гаиләсе аның коллыкка эләгүенә ышана. Аня Түбән Новгородта икенче курста геодезистлыкка укыган. Акчага сак караган, әти-әнисе биргән акчаны да счётка сала барган. Хәтта абыйсына да ярдәм иткән – 350 мең сум биреп торган. Май уртасында кыз бурычын кайтаруны сораган, булган бөтен акчасын җыйган һәм юкка чыккан. Берничә көннән әнисенә хәбәр килгән: “Минем белән барысы да яхшы, мине урламадылар, хыялымны тормышка ашырам, шулай булгач, эзләмәгез”. Ата-ана полициягә гариза биргән. 19 майда Аня Кытайга очып киткән, 21 майда – Таиландка. Туганнары урлауда шикләнәләр. Без элегрәк язганча, узган ялларда Мьянма белән чиктә кыйнау эзләре булган 19 яшьлек русияле хатынны тапкан иделәр. Чыганак: MASH
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|