поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
14.08.2026 Шоу-бизнес

Алсу: “Үзеңне кызгану ярдәм итми”

Алсуның акыллы киңәшләрен укып карагыз, дип яза "Кызыл таң".
 

Шушы көннәрдә Алсу «PopCake» белән әңгәмәләшкәндә үзенә паникага бирелергә һәм “таркалырга” рөхсәт итмәвен белдергән. Аның яшәү кагыйдәсе гади — мөмкин булганның барысын да үз көчең, үз кулларың белән эшләргә кирәк, ә нәтиҗәсен югары көчләргә ышанып тапшырырга.

Җырчы раславынча, истерика һәм үз-үзеңне кулда тота алмау — аның тормышында сирәк кунаклар. Кайвакыт аяк астында җир убылгандай тоелса да, ул үзен кулда тота, тынычлык саклап кала ала икән.

Бигрәк тә аның тәкъдиме әлеге вакытта мөнәсәбәтләрнең газаплы өзелүе аша узучылар өчен кыйммәтле булыр."Үзеңне кызгану, газап-сагышларга бирелү, “ни өчен?", “нигә нәкъ менә минем белән мондый хәл булды соң?” дип баш ватулар ярдәм итми. Киресенчә, хәл начарлана гына бара», — ди Алсу.

Аның сүзләренчә, газаплы хәлдән чыгу юлы — “тоталь перезагрузка”. Бөтен көчеңне тәнеңне һәм акылыңны камилләштерүгә салырга кирәк: спорт залына язылырга, сәфәргә чыгып китәргә, үзеңне туганнарың белән әйләндереп алырга яки бөтен вакытыңны яулап алырлык эш табарга.

Мондый “селкенеп алу”, Алсу ышануынча, теләсә нинди сөйләшүдән яхшырак дәвалый һәм үз-үзеңә югалткан ышанычны кире кайтара.

Билгеле булуынча, ике ел элек Алсу 18 ел никахтан соң бизнесмен Ян Абрамов белән аерылышты.

Фото социаль челтәрдән.

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.08.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы