|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.08.2026 Мәдәният
Казанда Кытай киносы көннәре булачакКиләсе атна башында Казанда Кытай киносы көннәре узачак. Фильмнар “Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” IV Халыкара форумы кысаларында “Мир” кинотеатрында күрсәтеләчәк. 17 августта – “Спасатели” (6+) анимацион фильмы. Юлбарыс белән Зубастик исемле дусларны виртуаль дөньяда искиткеч маҗаралар көтә. Анда аларның дуслыгы зур сынаулар аша үтәчәк. Яраткан хуҗабикәләре белән бергә реаль дөньяга кире кайту һәм мактаулы “Коткаручылар” исемен алу өчен, аларга бер-берсенә ышанырга кирәк булачак. 17 августта кич – “Ответ на вечность” (12+) дип аталган гаилә драмасы. Әти-әнисен югалтканнан соң, нәни Цзяин яңа гаилә һәм әбисенең җылылыгын таба. Әбисе чирли башлагач, кызчык, Кытайның классик “Маймыллар патшасы маҗаралары” әкияте белән рухланып, үлемне алдау өчен тылсымлы “Мәңгелек җимеше”н эзләргә юлга чыга. Фильм алдыннан Кытай киносы көннәрен ачу һәм режиссер Чжэн Юньчан белән иҗади очрашу була. 18 августта – “Счастливая маленькая подлодка: Приключение с драконом” (6+) анимацион фильмы. Легендар диңгез аждаһасы һөҗүм иткәнгә, «Глубоководье» базасында аны тоту планы гамәлгә кертелә. Шул ук вакытта Комма бу диңгез аждаһасының чынлыкта сөйкемле нәни аждаһа икәнен белеп ала. Комма һәм аның дусларының тырышлыгы нәтиҗәсендә, нәни аждаһа әнисе белән кавыша. Текст: Матбугат ру.
--- |
Иң күп укылган
|