поиск новостей
  • 30.11 "Җинаять һәм Җәза", 12+, Минзәлә татар дәүләт драма театры, 15:00
  • 01.12 "Про моря и про маяк.Про мальчиша", 8+, Әкият курчак театры, 11:00
  • 01.12 "Хуш, авылым.Хыял", 16+, Камал театры,14:00
  • 01.12 XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале ачылышы, "Камыр батыр", 6+, Кариев театры, 17:00
  • 02.12 "Иваново детство", 14+, Казан яшь тамашачы театры, 18:30
  • 02.12 "Адәмнәр",16+, Әкият курчак театры, 18:30
  • 03.12 "Кроткая",16+, Әкият курчак театры, 15:00
  • 03.12 "Таң вакыты",16+, Камал театры, 15:00
  • 03.12 "Сиротливый запад", Кариев театры, 18+, 18:00
  • 04.12 "Алмачуар", 6+, Кариев театры, 15:00
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 28 Ноябрь
  • Гадел Кутуй (1903-1945) - язучы
  • Кәрим Хәкимов (1882-1938) - дипломат
  • Әсхәт Якушев - көрәшче
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Яхшы хэлдэге " Рубин 6" баян сатыла. Бэясе- 15000 сум. Тел: 89196439407
  • Гитара сатып алам 89274846434 Актаныш
  • Общежитиедә бүлмә снимать итәм, Авангардная, Техническая урамнарыннан.(Хозяйкадан)89274823084
  • Актаныштан йорт яки 2-3 булмэле квартира сатып алабыз тел 89506668765
  • Куплю гитару Актаныш 89274846434

 

 
 

 
Архив
 
02.12.2011 Ир белән хатын

«Үлгәнеңне көттем, кадерлем»

Балаларыбыз бер бакчага йөри безнең. Әллә ни дуслар дип әйтә алмасам да, Лилия белән аралашып, сөйләшеп торабыз. Бер-бер артлы ике бала табып, өйдә утырган вакыты әле аның. Олы улы бакчага йөри, бер яшьлек кызы белән кичен бакчага аны алырга килә ул. Яшь, чибәр, ут кебек янып торган хатынны беркөнне танымадым: сулган, йөзендәге нур качкан димме шунда...

– Хастаханәдә ятып чыктым әле, – диде ул, сораулы карашымны күреп. – Яттым дип әйтүем – уникеләргә кадәр дәвалану алам да өйгә чыгам инде. Аңарчы кызымны күрше апасына калдырып торам. Үземнекеләр еракта тора минем.

 

Танышым баш миенә кан йөрмәү белән интегә башлаган икән. Утыз яшьлек хатынга тиктомалдан каян килгән андый «чир букеты», дигән идем, сәбәбен дә аңлатып бирде.

 

– И-и, бу арадагы нервы туздыру инде, – диде ул. – Без бит үз йортыбыз белән бистәдә яши идек. Үз йортыбыз дип, ирем – гаиләдә бердәнбер бала, улыбыз тугач, каенана үлеп китте дә, каената йортны безгә калдырып чыгып киткән иде. Менә хәзер мәхәббәтен ияртеп кайтты да йортны бушатырга куша.

 

Лилия белән Назыйм өйләнешкәндә, каената белән каенана дигән кеше чөкер-чөкер яшәгән парны хәтерләткән. Бер генә балалары булган гаиләгә килеп эләгүенә кыз сөенеп туя алмаган инде. Имеш, ата-ананың бөтен игътибары, бөтен тырышлыгы фәкать алар өчен генә булачак. Ике катлы коттеджда яши башлаган гаиләдә тавыш-гауганың купканы булмаган. Әти-әни – беренче катта, яшьләр – икенчедә дигәндәй.

 

– Әй, өйнең бөтен яме әнидә (каенанасын, яратып, әни дип сөйли Лилия. – Г.Җ.) иде инде, – ди Лилия. – Бөтенесен – ирен, улы Назыймны, туган-тумачаны җайлап-көйләп торды. Ул вакытта мин әле кырыгын яңа гына тутырган хатынның шуның кадәр нык таушалуына, сәламәтлеге какшавына гаҗәпләнгән идем. Яши-яши, сернең нәрсәдә икәнен аңладым инде. Каената гомер буе беренче мәхәббәте белән арасын өзмәгән булган икән, ике өйгә йөреп яшәгән. Әни әлеге серне Назыйм исәйгәч, беренче сыйныфка укырга кергәч кенә белгән. Икенчесе белән авырлы булган, анысын төшерткән. «Ике-өч ел түзеп яшәп карадым. Ир балага әти кирәк, – дидем», – дип сөйли иде каенанам. Аннан йөрәк белән хастаханәдә ятып чыккач, аерылышырга карар кылган. Назыйм исә, аерылышу тарихын ишеткәч, ашаудан калган, сөйләшми башлаган. Әни кеше бала хакына кабат ниятеннән кайткан.

 

Лилия белән Назыймның бала көтү хәбәреннән соң, каенана тиешле кеше әллә ничек матураеп, тураеп киткән. Сөенеченнән очып кына йөрде, дип искә төшерә Лилия. Бала туып, өйгә кайткач та, бөтен мәшәкатьне үз өстенә йөкләп, алдан-гөлдән бала киемнәре алып, көне-төне бала белән мәш килгән.

 

– Улым безнең кулга тимәде дә, – дип җылы хисләр белән искә ала Лилия каенанасын. – Без рәхәтләнеп кино-концертларга, дусларга йөрдек. Үзе ашата, үзе юындыра, көннәр буе уйната иде Динарны.

 

Оныгын шулай артык ярату булганмы, әллә әҗәле куалаганмы – каенана биргән иркә-назны бүген 4 яшьлек Динар да оныта алмый икән. Баланың хәтеренә дә мәңге җуелмас булып кереп калган газиз җан йөрәк өянәгеннән бакыйлыкка күчкән.

 

– Әни үлгәч, Назыйм берара эчеп алды, – дип сөйли Лилия. – Ул гомере буе әнисен әтисе янәшәсендә мәҗбүриләп тотып торуын аңлап яшәгән инде. Шуңамы үзен бик гаепле сизде. Әмма исән вакытта ул әнисенә тун да алып кидерде, чит илгә юлламалар белән дә бүләкләде. Каената да, бик кайгырган кеше кыяфәте чыгарып, бу өй сезгә инде, балалар, дип чыгып китте.

 

– Кая чыгып китте соң ул?

 

– Мәхәббәте янына инде. Әнинең кырыгы да тулмаган килеш чит илгә ялга киттеләр. Назыйм телефоннан да сөйләшмәс булды. Безнең тормыш дәвам итте. Озак та үтми, мин икенчегә авырлы икәнемне аңладым. Кызымны каенанам җибәргән дип кабул иттем.

 

– Каената нишләп кайтырга булган?

 

– Тегесе котырткан инде. Монда без алагаем зур өйдә яшәп ятыйк, ул фатирда яшәсен, панимаеш. Мин ул хатынны да, каенатаны да кабахәт димен – әни яшәгән йортка ничек кайта инде алар? Мәгънәсез, оятсыз кеше генә шулай эшли ала. Назыйм, әтисенең кыланмышыннан соң: «Әни яшәгән йортка ул өстерәлчегеңне алып кайтмыйсың», – дип, тавыш күтәргән иде дә... Йорт бит каената исемендә. Без менә хәзер түбә эзлибез инде. Минем дә, Назыймның да, әни рухына хыянәт итеп, алар белән бер түбә астында яшисе килми.

 

– Назыйм әтисе белән аралашмыймы?

 

– Үлгәнеңне көттем, кадерлем, дигән кебек, әнисен мыскыл иткән кеше белән ничек сөйләшә алсын ул? Әни дә, әти дә үлде, мин бүгеннән тома ятим, дип кенә әйтеп салды. Башта, өйне сатыгыз да, йә башка өй салыгыз, йә, киңәеп, фатир алыгыз, дип сорап та карады ул әтисеннән. Янәсе, әнисе яшәгән нигезгә чит хатын гына килмәсен. Ризалашмадылар. Теге хатын риза түгел, ди. Әни яшәгән нигезгә күкрәген киереп, атлыга-атлыга килеп урнашкан ул хатынны без кешегә дә санамыйбыз. Кеше түгел ул. Йортсыз калганга әрнеми күңел, әни рухын рәнҗетүдән саклап кала алмадык – күңелне әнә шул елата...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№72 (799585) / 22.03.2012 18:13:16

минемчә,каенана әнә шул түбә астыннан китәргә уйламаган да.Нигә әле билгесезлеккә юл тотарга? Ташлар,онытыр,барыбер минем белән булыр дигән өмет яшәткәндер бәлки.Каенатай гомер буе гаиләсен мыскыллап йөрсә дә аны гаепләүче юк.

№71 (788996) / 11.12.2011 13:12:15

беренчедән,андый кирәкми дидегез.
икенчедән,тел.№№№ларын теләүчеләр яза,сайлаучылар түгел...

№70 (788991) / 11.12.2011 12:08:49

тел номерынны жибэр инде ,эллэ куркып калдынмы .

№69 (788858) / 09.12.2011 20:04:03

админ алып атты мин язганны
Кемне жәлләргә соң?
Язмада "алагаем зур йорт..фатир...тун..чит илгә яллар..рәхәтләнеп кино-концертлар" иметь итүчеләр зарлана

№68 (788856) / 09.12.2011 19:57:07

Билгесез № 64 !!:
особенно "Чибәркәй"ләрнең түбәсе!!

№67 (788853) / 09.12.2011 19:54:28




Әйтмә яме!!!

№66 (788851) / 09.12.2011 19:52:30

чибэркэй, Чибәркәй-2, тагын таныдым сине, чукынчык, бу юлы әйтмим инде.Ха!!!)))))))

№65 (788847) / 09.12.2011 19:49:13

Киресенчә син игътибар телисең,бугай! Тик сүздән арттыра алмыйсын әле!

№64 (788842) / 09.12.2011 19:41:46

группавуха телисеңме? языгыз тел.№№№

№63 (788841) / 09.12.2011 19:41:28

проблема, сез түбәндә язышучыларның түбәләре киткән димәкче буласызмы?))))))))

№62 (788840) / 09.12.2011 19:40:17

проблема-йортта һәм күңелдә тынычлык
тынычлык булмауда. Бусын хәл итмичә башкасы хәл ителмәячәк.
3 фатир бер юлы булса да күңелгә тынычлык китерәсе юк...

№61 (788839) / 09.12.2011 19:39:25

"Алар белән бер түбә астында яшисе килми" дигән Лилия.
Картлар аларга бергә яшәргә тәкдим иткән булып чыга бит әле монда.
Күтеңне кыс та яшә генә инде...

№60 (788833) / 09.12.2011 19:34:57

Лилия "Йортсыз калганга әрнеми күңел.." дигән дә бит, проблема түбә булмауда шул!

№59 (788832) / 09.12.2011 19:34:54

Тэк. или хәзер үк телефонынны куясың,или сине берюлы берничә чибәркәй эзләп табачак!

№58 (788830) / 09.12.2011 19:32:17

мин озын каше 188см. ке хәрефләре каян кысылгандыр ,гәҗәп.
чылтырат

№57 (788828) / 09.12.2011 19:27:27

тунны һәм чит ил путевкаларын түбә проблемасы булмаганга ала алган егет.
Менә беркая да барган юк безнең,чөнки бөтен керем түбәгә китә.

№56 (788816) / 09.12.2011 19:11:54

Язма герое Лилия: "Без менә хәзер түбә эзлибез инде",-дигән.
Назыйм әнисе исән чакта аңа тун да алган, чит илгә путёвка да алган - димәк акчасы бар,кереме бар. Әзрәк тырышса, түбәлек кенә таба инде.Проблема да чишелә,вәт.

№55 (788812) / 09.12.2011 19:08:41

мина ул ..озын кирэкми ,монда буй турында бара суз .эгэр чын ир булсан (тряпка тугел)узен яз номерынны ,хатын кыздан номер сорамыйлар ,башта уз телеф.. номерынны бирэлэр .

№54 (788809) / 09.12.2011 18:54:48

мин ке озын кеше. бир тилифуныңны очрашырбыз.№43 яздым бит, көтәм нумереңне.

№53 (788806) / 09.12.2011 18:45:55

кояш ,синен б\н ул кунелен бушатырга йри ченки бетен ирлэр безнен сеяркэлэребз бар дип мактангач, бу да нишлэсен инде =син булсан да ярй пробыга ,бутэннэр янына йрми почрактан курка,син ямсез булгач бутэннэр сина карамый эйбэт .
Минем уземэ улэм инде ямсез озын буйлы ирлэр охшый .Шундый ирлэр курсэм коелам да тешэм .Кайда сез ямсезлэрррр.

№52 (788735) / 08.12.2011 23:33:36

Тэгэрэп колдем!!!!!!

http://health.mail.ru/articles/93337/

№51 (788730) / 08.12.2011 22:31:39

Кояш Нокта!!!!!

№50 (788707) / 08.12.2011 21:29:56

КОЯШ син принимать итеп ятканга килэ ул .1)Хатыны матур ,э син ямьсез.Ул синен остэн властвовать итэргэ килэ2)Син ямьсез ,башкалар сина карамый ,син ышанычлы сояркэ.Синнэн дэ ямьсезрэк хэм картны тапса,ташлар.

№49 (788674) / 08.12.2011 17:35:46

Шуннан, Гөлнара? Ни дип яздың инде бу \"әсәр\"не? Юл планын тутырыргамы? Гонорар \"эшләргәме\"? Синең шушы материалны иң яхшы язма дип интернетка элгән гәзитне кызганырга гына кала.

№48 (788646) / 08.12.2011 09:29:14

"свулыч" чыгып качачак төн пәриеннән.

№47 (788645) / 08.12.2011 09:21:18

Менэ минем любовник минем белэн нигэ йори икэн, точно экият. Хатыны чибэр, акыллы, булган - идеальный хатын инде менэ. Э мин аннан картрак, ямьсез, ялкау и еще псих. Секс ягыннан да нуль. Узебез 12 ел йорибез.

№46 (788639) / 08.12.2011 01:38:44

тон пэрие, син аңа үзең сөяркә булып кара әле, сөяркәләр кебек кылан, тегеннән дә ач, моннан да бераз күрсәт, постельгә үзең тартып керт, инициативаны үз кулыңа ал, яхшылап угала бераз, нишләр икән свулыч?

№45 (788637) / 08.12.2011 01:10:40

кеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ....Мин дэ иремне ташлап китэр идем(чынлап),балалар кызганыч.Ул яхшы ир,эйбэт эти,могаен,искиткеч сояркэдер.Аяк тибеп гулэйт итэ,паразит.кияугэ чыкканчы бер дэ алай тузеп торыр сыман тугел идем хыянэткэ .тузелэ икэн.

№44 (788517) / 07.12.2011 18:38:07

Номерынны бир .

№43 (788494) / 07.12.2011 16:27:45

шалтрат мин риза...

№42 (788466) / 07.12.2011 13:56:40

мин дэ шулай куркып дурак булып гулят итмичэ яттым ,и тиле булынган инде конечно охшаган кешемдэ юк ,хаман таба алмыйм .эгэр эйбэтлэп гулят иткэн булсам ялгыз булмас идем кунел юатырдай..хотябы телефоннан сейлэшердэй бер дус тапкан булар идем .Эллэ поездларым утеп киткэннэр инде ,узем алай кеше карамас ханум да тугел инде . Ял кеннэре эйдэ ялгыз калгачкына анлый башлыйсын аны .
куркак гулят иткэн кеше наобарот эйбэт келеп яши ,белеп яши ,так что эйдэ куркма .

№41 (788425) / 06.12.2011 22:34:10

Курыксаң әнә башкалар маҗараларын гына укып утрасың инде!

№40 (788419) / 06.12.2011 21:42:33

абау тэубэ-тэубэ эстэгефирулла.шул гулйт иткэн очен эллэ нинди авырлыклар килэ дэ инде кеше башына мин куркам инде ни эйтсэгез дэ

№39 (788418) / 06.12.2011 21:19:20

Соры корт утерден келдереп отличный компания жыйыла дип ,куркак хэзер куркып тормыйлар шул рэхэтлэнэлэр гулят мулят итеп .

№38 (788405) / 06.12.2011 20:19:12

куркам

Яшерен сөю  утында янганнан соң, җәһәннәм уты не почем.))) Аннан соң, аның җәһәннәменә дә, качып-посып йөргән хатыннар гына түгел, шундый ук ирләр дә керә, отличный компания җыела.)))

№37 (788401) / 06.12.2011 20:09:49

и чибэркэй йорегез дигэнсен дэ кем курыкмыйча йорер икэн анын очен жэхэннэмдэ яндыралар бит бррррррр

№36 (788392) / 06.12.2011 18:30:35

Тан йолдызы,..гомер буе шул балалар диеп яшэдек инде гомер утеп бара. Син бик дерес язгансын узен турында кайгыртып ,уз узене=не карап яшэргэ кирэк икэн шул . Аны шул ахырдан гына анлыйсын усеп балалар каршы сейли башлагач ,и дурак булынган икэн бер кая йрмичэ сезне карап ятым дип .
Яшь хатыннар йргез рэхэтлэнеп (сиздермичэ).Уз кадерегезне ухегез курегез .

№35 (788205) / 04.12.2011 09:37:28

экри, 

әлбәттә кайтмый. Ул мөнәсәбәтләрне терәтеп торган кеше юк бит.Калдыкларын йортны бүлеп җимереп бетерәсе дә яңаларын төзергә кирәк.


Мондый очраклар да иң кызыгы шунда ки,йортка бернинди катнаәы булмаган кешеләр йорт өчен даулаша башлый. Килен белән яңа яшь хатын.Әлбәттә, ике ир дә слабак, тулаем хатын-кыз влияниесында.Бигрәк тә олысы.

№34 (788191) / 04.12.2011 00:38:12

тынычланмыйлар. Йорт бүленсә дә элеккеге мөнәсәбәтләр кире кайтмый. Иң авыры мөнәсәбәтләрне ялгау.. ә сату- алу...Сатырлык эйбер булса, сатып бирәләр аны хэзер!

№33 (788136) / 03.12.2011 13:45:02

Юк, киресенчә, монда йортны тулаем кемгә дә калдыру өчен көрәш барачак.

Бүлгәч, әлбәттә, тынычланыр иделәр.Бүләсе килми!Кемдер үзенә прихватитҗ итәргә тиеш.Аннан илне прихватили диләр. Сез башта үәара гаиләдә прихватсыз яшәргә өйрәнегез.Аннан башкалардан да тәлап итеп булыр иде.

№32 (788132) / 03.12.2011 13:36:51

эхе йортны булэселэр дэ,тынычланасылар ди!
Проблема эчтэрэк ята шул.

№31 (788128) / 03.12.2011 12:53:51

кирәкмәгә җирдә всавитҗ кысылган)))иркә

№30 (788127) / 03.12.2011 12:50:58

№28
"Лилия ике катлы коттеджда яшәүче гаиләдә гауга-талаш бөтенләй юк иде ди. Димәк, ирнең сулга йөргәнлеген белгән хатын да, улы да моңа гадәти хәл итеп караганнар. Шуңа риза булганнар. "


Димәк ки, психологик проблемалар ятмый, исключительно материаль әйберләр ята. Баштан узды мондый хәлләр. Анасы алдан үлгән очракта 90 процент шушы хәл.

Әхъләкъ- моральнең белән чишеп булмаганда, закон кала.
Йорт кемгә язылган булуга карамастан, йорт башта икегә бүленә, ата һәм ана өлеше. Ана өлеше тагын икегә бүленә, ата һәм бала өлеше. Әгәр ана вариснамә калдырмаса.Аннан балалар үз тормышын үзе төзи инде, шул. Лилия ике катлы коттеджда яшәүче гаиләдә гауга-талаш бөтенләй юк иде ди. Димәк, ирнең сулга йөргәнлеген белгән хатын да, улы да моңа гадәти хәл итеп караганнар. Шуңа риза булганнар. Миңа шулай туры килде.Хәзер кайтып йөри торган бабам салган (әни әтисе)кура җиләклек йорты очраклы ( яшь хатынның жадносте артып китү)рәвештә генә миңа калды.

Димәк ки, закон буенча ата 1/4 ул га түлргә тиеш. Ничек килешәләр, ансы инде икенче процесс.

№29 (788126) / 03.12.2011 12:47:01

Гадәти хәл итеп карамаган,эчтән әрнеп янган хатын,шулай булмаса иртә китмәгән булыр иде.
Гаиләсенә,иренә ышанычы булмаган хатын икеләнгәнгә төшерткән инде корсагын.
Андый әйбер гадәти хәл була алмый. Элек тә бер-берсен яратып та кавыша алмыйча калучылар булган. Ләкин аны сиздермәскә тырышканнар. Гап-гади эгоизм. Үлеп яраткан кешеләр дә күп вакытта беренче гаиләгә кире кайталар. Чөнки гыйшыйк бер нәрсә,ә гаилә саклау икенче әйбер.

№28 (788116) / 03.12.2011 09:12:22

Бу язманы укып, психологиядән диссертация язарга була. Лилия ике катлы коттеджда яшәүче гаиләдә гауга-талаш бөтенләй юк иде ди. Димәк, ирнең сулга йөргәнлеген белгән хатын да, улы да моңа гадәти хәл итеп караганнар. Шуңа риза булганнар. Кайнананың чирле-ябык булуы бәлки якты дөньяга туарга тиешле икенче баласын үтерүе аркасында булгандыр?! Бу бит дин ягыннан да, әхлак ягыннан да гафу итмәслек гонаһ - кеше үтерү!!! Бәлки шуның нәтиҗәсе буларак, алдагы тормышында үлгәнче җәзаланырга дучар ителгәндер?! Кем белә бит... Тагын бер кат кабатлыйм - мин нәкъ шулай булган дип расламыйм һәм беркемне дә рәнҗетәсем килми, бары тик төрле вариантларны күзаллау зыян итми дигән фикердә калам. Ә бәлки, чыннан да, кайната настоящий подоноктыр... Не нам судить...

№27 (788113) / 03.12.2011 08:53:50

төзәтү - күренекле җәмәгать эшлеклесе түгел, җәмәгатьчелек күз алдындагы кеше дияргә теләгән идем...

№26 (788112) / 03.12.2011 08:48:59

Болай булуы да бар, сүз бит монда идеалда ничек булырга тиешлеге турында бармый, ә ничек булган, шуңа монәсәбәт белдерү турында бара. Идеалда ир белән хатын бер-берсенә тугрылык саклап, бәхетле балалар тәрбияләп үстерергә, чөкердәшеп яшәргә тиешләр... Әйе, гаиләне көчләп саклап, берсе дә отмаган.Мин дә шулай дигән идем. Ләкин саклаганнар бит, де-факто без шуны танырга тиеш һәм моның алар гына белгән сәбәбе булгандыр... Бәлки ул хатын (ир) күренекле җәмәгать эшлеклесе булган да, карьера хакына үзен,баласын, ирен(хатынын) корбан иткәндер.. Аннары, сүз җенси табу турында бармый, ә физиологик тайпылыш турында бара... Ңентекләп сөйләп тормыйм, монда балалар да керүе ихтимал...
Журналистка да бер тәкъдим бар: мондый очракта язма объектив булсын өчен 4 геройның һич югы капма-каршы фикердәге икесе белән (бу очракта кайната белән дә очрашып) әңгәмә корырга, аннары гына халыкка тәкъдим итргә кирәк иде... "сенсацион" сары хәбәр артыннан куып, һөнәр этикасына хилафлык кылу журналистны бизәми...

№25 (788102) / 02.12.2011 22:19:19

Таң йолдызы!!!!
Корбаннарны яратмыйлар, аларны кызганалар гына

№24 (788101) / 02.12.2011 22:15:21

Хатын -кыз узен яратырга хэм узен яраткан кеше б/н, узе очен яшэргэтиеш.
Бала хакына да, ир хакына да тугел э узе хакына гына.
Менэ шул вакытта гына анын гаилэсе дэ, яраткан кешесе дэ бэхетле була.

№23 (788090) / 02.12.2011 20:29:24

Кемнендер сузлэре хэтердэ калган: «Любовь – торжество воображения над интеллектом»

№22 (788087) / 02.12.2011 20:13:47

№20 сина 46 яшендә килгән бит моҗет мина да киләр эметтә торам әле алайса ,поезд мина да туктар .Син мина эмет чаткысы кабыздын әле син дә 46 яшенә кадәр яратмагансын менә тапкансын хәзер .

№21 (788083) / 02.12.2011 19:57:53

Икенче хатыннан тешен кысып кайтса, икесенең берсен сайларга була иде монарчы. Өйдәге хатын түзгән бала хакына, гаилә исключительно аның аркасында сакланган. Ә иргә кит дигән булса,рәхәтләнеп чыгып китәр иде.
Бу гаиләнең таркалмыйча,саклануыннан кем откан соң? Берсе дә! Хәтта улы да нәфрәттә!
Мондый 3 лек бары тик өчесен дә кәнагәтьләндергән чакта гына ярый.
Әгәр дә хатын-кыз ике тормыш белән яшәсә ни дияр идегез икән?
Бу гаиләдә ир белән хатынга җенси мөнәсәбәтләргә табу булса, егет тә дөньяга килмәгән булыр иде,бусы чушь собачья.
Гомер буе сөяркә ролендә яшәргә риза булган хатын-кызлар ни гаҗәп арта бара.
Атнага ике тапкыр ашарга пешереп сыйлап,майлап кайтаралар да,рәхәт! Ирсез дә түгел, обязонность та юк. Ирнең җимерек чыраен,кәефсез чакларына ойдәге хатын гына түзә шул.
Хисләреңне вакытында йөгәнләмәсәң, алар сине йөгәнли,Әгәр болай булса.
Мәхәббәтен оныта алмыйча,ике ар арсында буталанып йөргән хатыннар бармы икән бу дөньяда? Никтер күренми. Онытмыйча күңелдә йөртү бер нәрсә, ә һаман аралашу эзлэү икенче әйбер.
Хәер ирсез хатынга аңлату авыр мондый нәрсәләрне.

№20 (788082) / 02.12.2011 19:39:06

ха!!!, шундый бәхетсез хатын син, чын сөюнең ни икәнен белмисең. сагышлыга, мин дә синең кебек 46га кадәр мәхәббәтнең ни икәнен белмәдем. Миңа 46 яшендә килде ул, аның ни икәнен аңлатып булмый, тоярга гына мөмкин. Мин аны бары бер генә сүз белән аңлатам. Бәхет! Чын мәхәббәтне татыган кеше чын мәгънәсендә бәхетле кеше. Бернчедән, хатын кыз үзен,хезмәтче, йорт эшләрен башкаручы робот итеп түгел, бәлки чын хатын-кыз итеп тоя. Икенчедән, хатын кыз үзен дөньядагы иң гүзәл, иң нәфис һәм кадерле җан иясе итеп тоя.Өченчедән, чын мәхәббәтне татыган хатын-кыз күзгә күренеп яшәрә, гүзәлләнә һәм моны тирә-юньдәгеләр дә сизми калмыйлар, чөнки хатын-кызның күзләре очкыннар чыгарып яна башлыйлар, яратмаган кешенең алар тонык була, үзегезгә, чит хатыннарга һәм бәхетле хатыннарга игътибар итеп карагыз. Дүртенчедән, чын мәхәббәтне татыганчы симереп киткән хатын-кыз(ә алар мәхәббәт булмаудан симерәләр) чын мәхәббәт белән яна башлагач, күзгә күренеп махом бер 20 кило весларын югалталар һәм зифа буйлы гүзәл хатыннарга әйләнеп калалар. Күргәнегез бармы, димәк алар чын бәхет татыган хатыннар. Мин үзем белгәнне, үз башымнан кичкәнне әйтәм, бу сабын операсы түгел.

№19 (788080) / 02.12.2011 19:07:26

№17 Минем поезд дерес туктамаган булган шул ,и дерес утырмаганмын .32 яшемдә поездан йгылып тештем ,башта балалар узсеннәр әгенә дип тордым .Тукталышларда тешеп калгаладым ну уземә тинне таба алмадым .Минем мәхәббәт поездым мине курми узып киткән ахры . Баребер кетәм әле 50 яшемә кадәр моҗет берәр поезд уткәндә куреп туктап калар .

№18 (788077) / 02.12.2011 18:50:57

И алай димә әле син,бетенесе яратам уләм дип сейләнгәч минем дә яратып карыйсы килә бит .Ну хәзер бик кыен булар ул ,ярар кирәкми алайса ,тәмле йокыларым,тәмле итеп ашауларым калар .Кинәшенне тынлыйм .

№17 (788076) / 02.12.2011 18:43:29

сагышлыга №15 , синең поезд \"Мәхәббәт\"тукталышында туктамыйча узып киткән бит.Син дә стоп-кранга басмагансың.
Соң булса да уң булсын дигәндәй,шуңа охшаган тукталышта булса да төшеп калып кара әле,бәлкем йөрәгеңнең яртысын шул тукталышта табарсың!

№16 (788075) / 02.12.2011 18:41:02

46 яшеңә кадәр яратмагансың икән,бу яшкә җиткәч,яратырга тырышма инде.
бу ярату булмый пыскып янү гына була.
ярату ул 17-20 яштә була... баш югалтып постелдә әүмәкләнешәсең,ул гына томыш яме дисең,иртәгесен күзеңне ачып карагач,сумливатся итә башлыйсың....

менә шудай иске нәмәстә инде ул ярату.
синнән дә бәхетле кеше юк икән №15. нафига сиңа ул ярату,ә?
ярамый да була ич....

№15 (788074) / 02.12.2011 18:31:27

Уләм инде нәрсә сон ул мәхәббәт ,мин аны хич анламыйм 46 га җитеп бер яратып караганым юк .Артымнан чабучылар да куп яратам дип, хаман башым китәрдәй уз кешемне тапканым юк ,кешегә дә ышанмыйм инде хәзер .

№14 (788065) / 02.12.2011 15:58:42

төзәтү

... кирәкмәс иде балаларына...

№13 (788063) / 02.12.2011 15:56:57

№12!


Тормыш тәҗрибәгез күренеп тора. Шулай төрле хәлләр була тормышта.
Ата белән ана арасына,бу очракта,кысылу кирәкмәс иде...

№12 (788062) / 02.12.2011 15:50:09

№8!
Игътибар белэн укырга ойрэнегез эле! Мин бит мэрхумэ хатыны теш кысып яшэргэ мэжбур иткэн димэдем... Ире икенче хатыны яныннан тешен кысып кайта булгандыр бэлки, дидем... Кунеленэ хуш килмичэ, мэхэббэт булмыйча, ниндидер сэбэплэр аркасында бик тирэ-яктагылар очен бик яхшы булган кеше белэн дэ теш кысып яшэучелэр юк мыни? Мин тагын бер кат кабатлыйм - хатыны аерылырга телэп тэ аерылмаган икэн, ире ничэмэ еллар йоргэн сояркэсе булып та китмэгэн икэн, гаилэне саклар очен алар икесе генэ белгэн сэбэп булган монда. Кайсысынын сабырлыгы, кешелеклелеге кубрэк булгандыр, монысын беребез дэ эйтэ алмыйбыз. Конкрет бу парга карата эйтуем тугел, лэкин шуный вариант булмас дип кем эйтэ: хатынга ниндидер сэбэплэр аркасында ир белэн женси монэсэбэттэ булырга ярамый. Э ирнен табигый потребносте бар, шуны канэгатьлэндерэ торган, гаилэне таркатмыйча, араларына кермичэ сабыр гына еллар дэвамында "икенче" роленэ чыдап яшэуче сояркэ бар. Бэлки бу ике хатын арасында узара сойлэшу-анлашу да булгандыр вакытында... Булмас димэ, донья бу! Нигэ без узебезгэ судья вазифалары алып, кешегэ тиз генэ ярлык тагарга, гаеп-яла ягарга хирыс халык сон?
Э Лилиягэ килгэндэ, бу гаилэдэге вакыйгаларга да, коттеджга да анын бер дэ катнашы юк булса кирэк... Ата кеше улын-киленен оеннэн куып чыгарган дигэн суз курмэдем кебек язмада, киресенчэ, аталарынын икенче хатынына бу йортта яшэргэ хакын юк дип ябырылганлыклары юл арасыннан шэйлэнэ. Яшэп карасыннар иде яшь эни белэн бэлки, ул да ошар иде узлэренэ... Яшь хатыннын аталары белэн озакк еллар монэсэбэттэ булуыннан башка бернинди дэ кыек ягы тасвирланмаган бит язмада... Аннары, кем эйтте икенче хатын яшь ягыннан яшь хэм иренэ хыянэт итэчэк дип? Кайната белэн бергэ картайган кеше бит инде ул, типтерергэ телэсэ, заманында типтергэн булыр иде... Берсен дэ хаксызга аклыйсым килми, лэкин белми торып пычрак атуга караганда, торле вариантларны куз алдына китереп, тегелэрнен дэ, боларнын да хэллэренэ керергэ тырышып карау, минемчэ, яхшырак. Лилия узе ире белэн кайнатасын дуслаштырырга, уги кайнанасы белэн унай монэсэбэт тудырырга тырышып карадымы икэн, язмадан бусы да билгесез... Ул хатынга карата сорау кубрэк тэ эле монда картларга караганда...

№11 (788051) / 02.12.2011 13:52:32

Илхамсоңгы җөмләңә

шул хәтле хезмәтләре кергән йортны сату да акыллы гамәл түгел. Аннан килеп акча гына мөнәсәбәтләрне җайлый алмый шул.

№10 (788048) / 02.12.2011 13:31:09

бик дорес......

№9 (788047) / 02.12.2011 13:30:05

Ин кулай вариант - котеджны сатарга хэм акчасын булэргэ. Каенатага козгегэ ешрак карарга, чонки яшь хатын ана озакламый могез устерэчэк. Гомергэ сояркэ булу эле бер нэрсэ, э ир хатыны булу вообще икенче.

№8 (788040) / 02.12.2011 12:14:43

Бу кайнанага һәйкәл куярлык!Үзен авыруга әйләндереп баласын әтиле итеп тәрбияләгән!(Урыны оҗмахта булсын,бигрәк иртә киткән)Үзен корбан иткән бичара,кирәк идеме мондый жертва?
Тегесенең сәламәтлеге әйбәт икән әле, шулай булмыйча үз кадерен белеп яшәгән бит- хатынлы,гаиләле һәм сөяркәле дә булган.
Азгын булмаса хатынының туфрагы да утырмаган көенчә ялга китеп бармас иде.
Оныта алмаган икән мескенкәй беренчене! Күп бу доньяда беренчене оныта алмаучылар. Ләкин барсы да шулай ике тормыш алып бармый. Онытырга теләмәве-үзенә уңайлы итеп яшәргә теләве!
Килен сүзләренә караганда, кайнана \"теш кысып янда яшәтә торган\" кеше булмаган! Теш кысып яшәтә торган хатыннар җае чыккан саен ызгыш-талаш чыгара. Киресенчә бу хатын барсын да йота барган \"ӘГӘР БОЛАЙ БУЛСА!\"
Яшь хатынга ир кадерле икән ул аның фатирында да кадерле булыр иде! Нигә аңа хакы булмаган йортка килеп яшәү?! Хәзер балалары кая чыгып китәргә тиеш?

Яшь хатын анда барыбер рәхәт курмәячәк. Бер нәрсә дә эзсез узмый,шул исәптән кемнедер елатып талап алынган хисләр дә... Хәтта ул 2нче булып җавап бирүче шикеллеләргә бөек мәхәббәт булып
тоелса да.....

№7 (788036) / 02.12.2011 11:41:11

Хәзер ди, азгын хатыннар киңәшен сынап карыйм ди, аха

№6 (788035) / 02.12.2011 11:37:21

Бөртек, әллә үземнең аш төрләндерәсе килми дип уйлыйсыңмы? Башклар белән булганнан соң, үз ирең дә, как новенький булып тоела. Ышанмасаң, сынап кара.))))

№5 (788033) / 02.12.2011 11:22:35

L. I., ирең булса, шулай табигый теләген канәгатьләндереп йөргәнен тыныч кына көтеп утырыр идеңме, хыянәт түгел бит,кире кайта дип?

№4 (788032) / 02.12.2011 11:09:15

Кайан аласыз, шундый сүзне *хыянәт иткән*. Нинди хыянәт булсын, тәбигый теләге булган икән, шуны кәнзгатләндергән, и всё. Ташлап китмәгән бит, өенә кайткан.

№3 (788030) / 02.12.2011 10:56:36

Көнләшү - мәгънәсез эш. Әгәр синең хатының хыянәт иткән икән инде, көнләшүдән ни мәгънә, соң ич инде көнләшеп? Әгәрдә хыянәт итмәгән икән, көнләшүнең бигрәк тә бер мәгънәсе дә юк...

№2 (788019) / 02.12.2011 09:27:26

Мантыйк аксый бу язмада. Беренчедђн, Назыйм этисен яраткан булса кирэк, энисе аерылырга ниятлэгэч, малай ашаудан ук кала хэм нэкъ менэ шушы сэбэп аркасында энисе аерылышмый бит... Икенчедэн, ата кешене дэ тик томалдан гаеплэргэ ярамый. Эйе, ул \\\"сулга йорегэн\\\", лэкин сояркэлэр алыштырып тугел, э беренче мэхэббэтен оныта алмаган хэм гомере буе аны йорэгендэ йорткэн. Монын очен генэ аны остерэлчек дип гаеплэргэ ярый микэн? Мэхэббэт ул кайчакта кешедэн сорап тормый, узенекен итэ. Бэлки ул ир никахлы хатыны янына да балам ятимлекне сизмэсен дип тешен кысып кына кайта торган булгандыр чын мэхэббэте яныннан, анын хислэре белэн беркем дэ кызыксынмаган бит. Гомумэн, бер-берсен яратмыйча яшэгэн бу парнын ире ни уйлаганын да, хатыны ни уйлаганын да, ни очен гаилэне таркатмый кочлэп саклап торганнарын да без белмибез... Саклаганнар икэн, икесе генэ белгэн сэбэплэре булган.
Гомере буе бергэ булган икенче хатыны белэн ялга беренче хатынынын кырыгына кадэр ук китеп баруын аклап булмый, элбэттэ... Ял очен башка вакыт сайларга кирэк булгандыр, э менэ узе салган йортка икенче хатыны белэн кайтырга хэм яшэргэ анын тулы хокукы бар хэм монда аларны берничек тэ гаеплэп булмый... Жир йозендэ миллионлаган тол ир хэм хатын икенче гаилэ кора, бу улем белэн бэйле кунелсез куренеш булса да, реаль хэл. Энилэренен рухын коттедж стеналарында тугел, кунеллэрендэ сакласыннар. Я йортны булэ алмаганлыкны, я этилэренен икенче хатынын курэ алмауны мэрхум энилэре рухы белэн бэйлэмэсеннэр инде, монын бармактан суырып чыгарылган \\\"проблема\\\" икэнлеге куренеп тора бит. Энилэрен хотя бы балалары тынычлыкта калдырсыннар иде... Тормыш бит бу, жэмэгать, шуна курэ ике якнын да мэнфэгатьлэрен истэ тотарга кирэк. Э бу яшь хатын Лилиянен жинел бирелгэн бэхеттэн (ике катлы коттеджда куплэребез яшиме эле тормыш корган коннэн ук?!) коры калуы белэн килешэсе килми булса кирэк...

№1 (788018) / 02.12.2011 09:17:08

Минем хатын яшьлек мэхэббэтен оныта алмый. Нишлэргэ икэн? Яратам, шуна конлэшэм ахрысы. Берэр кинэш бирегезче. Акылдан язам скоро...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar