|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
12.08.2026 Мәдәният
Милли музейда «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмәсе ачылаТиздән Милли музейда «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмәсе ачылачак. Ул «Чикләрсез Казан» циклы кысаларында үткәрелә. Күргәзмә Казанның бер гасырлык җәмәгать туклану тарихын бер киңлектә туплаячак. «Казанның гастрономия елъязмасы» күргәзмә проекты гасырлар дәвамында Казанда туклану традицияләренең ничек үзгәрүен күрсәтәчәк. Экспозициядә ТР Милли музее фондларыннан 150дән артык предмет тәкъдим ителәчәк: Идел буе Болгар чоры савыт-сабаларыннан алып 1920-нче елларның агитацион фарфорына кадәр. Шулай ук биредә XIX гасыр трактирыннан стена сәгатьләрен, төрле чор менюларын, «Татар аш-су йорты» предметларын күрергә мөмкин булачак. Шулай ук күргәзмәдә танылган татар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов гаиләсеннән мемориаль предметларны да күрергә мөмкин булачак. Аларны музейга ашчының оныгы Искәндәр Давидов тапшырган. Күргәзмәгә 1 ноябрьгә кадәр эшләячәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.
--- |
Иң күп укылган
|