|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.08.2026 Мәдәният
Музыкант Айдар Ниязов Салих Сәйдәшев музее мөдире итеп билгеләндеАйдар Динар улы – музыкант, дирижер һәм татар музыка сәнгатенә битараф булмаган яшь белгеч. Ул Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең вокал бүлеген тәмамлаган. Хәзерге вакытта Айдар Ниязов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә симфоник дирижерлык белгечлеге буенча белем ала. Шулай ук ул «Милли музыка» оркестрының сәнгать җитәкчесе булып тора. “Айдарның һөнәри тәҗрибәсе, милли музыкага мәхәббәте һәм мәдәниятне үстерүгә яңача карашы музейның иҗади тормышына яңа сулыш өрер, яңа проектларны тормышка ашырыр һәм музейга тагын да күбрәк кунаклар җәлеп итәр дип ышанабыз. Айдарны җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлыйбыз, иҗади уңышлар, илһам һәм музей коллективы белән бергә күп матур эшләр башкаруын телибез”, – диелгән музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.
--- |
Иң күп укылган
|