|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.12.2011 Мәдәният
Бездә премьера! (+ декабрь афишасы)Тинчурин театрында кабат премьера! 15 һәм 16 декабрь көннәрендә тамашачылар хозурына Хәй Вахитның үлмәс “Кияүләр” музыкаль комедиясе тәкъдим ителә. Әсәргә көйләрне мәшһүр композиторлар Сара Садыйкова белән Рәшит Гобәйдуллин язган. Җор телле әлеге спектакль бик күп матур көйләр һәм шигырьләрдән, бихисап җыр-биюләрдән, төрле уен-көлкеләрдән тора. Яңа елга күтәренке кәеф белән аяк басу өчен ни кирәк тагы?!
Өйдә ир белән хатын вазыйфаларына төрлечә караш нәтиҗәсендә, кыскасы, юктан гына туй алдыннан егет белән кыз арасыннан кара мәче үтә. Гауга бәйрәмне өзүгә кадәр барып җитә. Ләкин туйга дип күпме ризык әзерләнгән, күпме кунак чакырылган! Тиздән авылдан кәләшнең иң якын кешеләре - әби белән бабай да килеп җитәчәк! Ә кәләшнең һич кенә дә аларның кәефен бозасы килми. Чөнки алар аны үз балалары кебек күреп үстергәннәр, ятимлекне сиздермәгәннәр. Инде нишләргә? Кыз “Бер генә көнгә кайдан кияү табарга?” дип баш вата. Шул чак аңа иптәш кызы ярдәмгә килә. Ул үз егетен туйда бер генә көн кияү булып утырырга күндерә. Шулай итеп ялган кияү табыла, туй була... ә менә шуннан соң ниләр булганын “Кияүләр” музыкаль комедиясен – чын водевиль әсәрен караганнан соң үзегез белерсез.
Әлеге спектакль олылыр өчен дә, балалар өчен дә бердәй кызык булачак. Чөнки ул гаилә спектакле итеп эшләнә. Килегез, үкенмәссез!
Спектакльдә танылган, тәҗрибәле артистлар Зөфәр Харисов (Татарстанның халык артисты), Гүзәл Гарәпшина (Татарстанның атказанган артисткасы), күптән тамашачылар мәхәббәтен яулап өлгергән яшьләр - Лия Вилданова, Резеда Сәляхова, Илфак Хафизов, Артём Пискунов һәм башка артистлар катнаша.
Спектакльнең рәссамы Роман Моров (Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре). Хореографы Ләйсән Хәметова (Татарстанның халык артисткасы).
Әсәрне сәхнәгә театрның баш режиссеры Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин куя.
Спектакльнең премьерасы 15, 16 декабрь көннәрендә булачак!!!
Үзегезне, якыннарыгызны Яңа ел бүләге белән сөендерим дисәгез – Тинчурин театры спектакльләренә ашыгыгыз! Бәйрәмнәр үтәр дә китәр, ә менә тамашаларыбыздан алган уңай тәэсирләр күңелләрегездә бик озак сакланыр!
1
2
3
4
5
|
Иң күп укылган
|