|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
11.08.2026 Икътисад
Татарстанда 1,38 млн тонна ашлык суктырылганРеспубликада урып-җыю кампаниясе кызганнан-кыза бара. Бүгенгә 348 мең га мәйданда бөртекле культуралар суктырылган, бу планнан 32%. Ашлык 1 млн 380 мең тонна суктырылган, уртача уңдырышлылык – 39,6 ц/га. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Министр сүзләренә караганда, республиканың 37 районы арпа һәм борчак җыюга керешкән. Бөртеклеләрне 750 мең га мәйданда суктырасы бар. Майлы культуралар 668 мең га мәйданны били, шулардан 353 мең га - көнбагыш һәм 54 мең га - соя. Иң күп мәйданда суктырылган районнар: Лениногорск, Әлки һәм Минзәлә районнары - барлык мәйданның 47%тан артыгы. Тәтеш, Аксубай һәм Зәй районнарында уңдырышлылык иң югары - гектардан 50 центнердан артык. Гомумән алганда, урып-җыю темплары әйбәт, дип ассызыклады Марат Җәббаров. Россия Авыл хуҗалыгы үзәге филиалы ашлыкның дымлылыгын мониторинглауны дәвам итә. Арпа бөтен җирдә диярлек урып-җыю дымлылыгына туры килә. Сабан бодаеның, аерым кырлардан тыш, дымлылыгы югары әле – республика буенча уртача 27% чамасы. 14 районда бөртеклеләрне вакытлыча саклау өчен җиңсәләргә сала башлаганнар инде. Бу комбайннарның урып-җыю куәтен арттырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ашлыкның сакланышы да югары, коры ашлык март аена кадәр саклана. Агымдагы елда җиңсәгә 400 мең тоннадан артык чимал салу планлаштырыла. Көзге рапсны җыю дәвам итә. Барлык мәйданның 54%ы суктырылган, 37 мең тонна май орлыгы җыелган. Шул ук вакытта көзге чәчү сроклары да якынлашты, 14 районда бу эш башланды. Бүгенгә 15 мең гектардан артык чәчелгән яисә барлык күләмнең 26%ы. Бөртекле көзге культуралар уңышлы кышласын өчен аларның куаклану төеннәрендә шикәр җитәрлек күләмдә тупланырга тиеш, моның өчен нәтиҗәле температура суммасы 330 градуска җитәргә тиеш. Моның өчен чәчүне август уртасыннан алып ахырына кадәр чәчеп бетерергә кирәк. Бүгенге көнгә көзге культураларның планлы мәйданы - 526 мең га, аларны да оптималь срокларда чәчәргә кирәк. Синоптиклар алдагы көннәрдә республиканың бөтен территориясендә явым-төшемнәр булуын фаразлый. Шуңа да карамастан, беренче мөмкинлек булуга уҗым культураларын җыюны һәм чәчүне дәвам итәргә кирәк, диде авыл хуҗалыгы министры. Бүгенге көнгә 3100 ашлык җыю комбайныннан 2300 шли. Көзге һәм сабан культуралары арасында өлгерү сроклары төрле булу сәбәпле, барлык комбайннар да эшкә җигелмәгән әле. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эшли торган комбайннар саны көн саен арта. Комбайн паркының егәрлеге урып-җыю эшләрен бер ай эчендә башкарырга мөмкинлек бирә. Быелгы сезонда бер комбайнга 450 га йөкләнеш туры килә. Ашлык җыю комбайннарының җитештерүчәнлеген тәэмин итү өчен тагылмалы йөк машиналары кулланырга киңәш ителә. Урып-җыю эшләре белән беррәттән туфракны туңга сөрүне башларга кирәк. Бүгенге көндә туфракның бер метрлык катламында уртача 159 мм продуктив дым бар, норма - 100 мм. Мондый дымлылык уҗым культураларын рәхәтләнеп чәчәргә һәм туфракны төп эшкәртүне дә җиңеләйтергә мөмкинлек бирә. Агымдагы елда туфракны төп эшкәртү планы - 1,5 млн.га. Бүгенгә 49 мең га туңга сөрелгән, шул исәптән 30 мең га тирәнтен эшкәртелгән. Туфракны туңга сөрүгә Балтач, Яңа Чишмә, Сарман, Тукай, Чистай районнары хуҗалыклары аеруча актив керештеләр. Туфракны көзге эшкәртүдә төп басымны сөрүлек катламын тирәнәйтүгә ясарга киңәш ителә. Бу ысул көзге-кышкы явым-төшемнәрне мөмкин кадәр күбрәк тупларга мөмкинлек бирә һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Хуҗалыкларда 650дән артык тирәнтен эшкәртү җайланмасы бар, алар белән көнгә 12 мең гектарга кадәр җир эшкәртергә мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|