поиск новостей
Көн мәзәге
  • Сторисларыңны кем караган дип тикшереп утырасыңмы? Ә кайчан бәби табарга уйлыйсың?

Бүген кемнәр туган
  • 19 Август
  • Сәгыйть Гыйбашев - җырчы
  • Рубин Абдуллин - мәдәният хезмәткәре
  • Солтан Рахманколый (1889-1916) - язучы
  • Харис Мусин - урман хуҗалыгы хезмәткәре
  • Иделбикә - язучы
  • Сафа Сабиров (1915-2004) - язучы
  • Ищу сиделку или помощницу для мамы в Казани, Приволжский р-н. Диагнозы:Деменция+Паркинсон ходячая. 89179154187
  • Жк Весна да 2 булмәле квартира арендага бирелә. Туры хуҗадан, риэлторларсыз. 89534965602
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
Архив
 
01.12.2011 Мәдәният

«Билайн» - Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге партнеры (ФОТО)

Татарстан Республикасының Театр эшлеклеләре берлеге (ТЭБ) һәм «ВымпелКом» компаниясе (интеграцияләнгән «Билайн» операторы) хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Яңа театраль сезонда «Билайн» ТРның ТЭБ һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты тәкъдим иткән проектларны тормышка ашыруда катнашачак.

2011 нче елның февралендә Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге рәисе итеп Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Бикчәнтәев сайланган иде. Яңа җитәкче сайлану белән Берлек эшендә уңай үзгәрешләр күзәтелә башлады.

 

Шуларның берсе булып Татарстан Республикасының ТЭБ белән “ВымпелКом” компаниясе (интеграцияләнгән «Билайн» операторы) арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешүне әйтергә була. Төзелгән килешү нигезендә “Билайн” ТРның ТЭБ һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты тәкъдим иткән проектларны югары дәрәҗәдә тормышка ашыруда ярдәм итәчәк. Бу үз чиратында республикада театр өлкәсендәге эшчәнлекне активлаштыруга китерәчәк.

 

Фәрит Бикчәнтәев, Татарстан Республикасының ТЭБ рәисе: «Һичшиксез, «Билайн» – республикабыз мәдәниятенә, халкыбызның гореф-гадәтләренә аеруча игътибарлы булган оператор. Партнерлар булуыбызга бик шатмын. “Билайн” компаниясе ярдәмендә Татарстандагы театр сәнгатенең үсешендә тагын да күбрәк уңышларга ирешүгә ышанып калабыз, нәтиҗәле хезмәттәшлек итүебезгә өметләнәбез”.

 

Андрей Юдов, «ВымпелКом» компаниясенең Казан филиалы директоры: « “Билайн” ның “Абонентларга татар телендә комплекслы хезмәт күрсәтү” проектын сафка кертү моментыннан бер елдан артык вакыт үтеп китте, ә мин әле дә уңай фикерләр һәм рәхмәт сүзләрен ишетәм. Хәзер туктамыйча алга барырга кирәк. Татарстанның Театр эшлеклеләре берлеге белән хезмәттәшлек итүебез үсеш өчен күптөрле яңа идеяләр тудырачагына ышанам».

 

ТР ТЭБ:

Россия Федерациясенең Театр эшлеклеләре берлеге  — театр эшлеклеләре вәкилләрен берләштерүче гомумроссия иҗтимагый оешмасы. Төп максаты – Россиядәге театр сәнгатен үстерү, сәхнә кешеләренә ярдәм күрсәтү. Татарстан Республикасының ТЭБ – Берлекнең иң эре бүлекчәләренең берсе. ТР ТЭБ әгъзасы булып республиканың 500 дән артык театр эшлеклесе тора. Әлеге оешма Татарстандагы барлык 16 театрны да берләштерә. 2011 нче елда ТР ТЭБ рәисе итеп Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев сайланды.

 

«ВымпелКом»

"ВымпелКом" ААҖ үз эченә тавыш элемтәсен, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу хезмәтләрен тәкъдим итә торган элемтә операторларын берләштергән "ВымпелКом Лтд" компанияләр төркеменә керә. "ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда, шулай ук Вьетнамда, Камбоджада, Лаоста, Алжирда, Бангладешта, Пакистанда, Бурунди белән Зимбабведа, Үзәкафрика республикасында, Италия һәм Канадада – барлыгы 864 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. 2011 нче елның 30 нчы июненә Компания абонентларының саны 193 миллион тәшкил итә. Тулырак мәгълүмат алыр өчен www.vimpelcom.com сайтына мөрәҗәгать итегез.

 

 

 

1

 

 

2

 

 

3

 

 

4

 

 

5

 

 

6

 

 

7

 

 

8


Билайн
№ |
Билайн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы