|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.08.2026 Ир белән хатын
Байлык - гел шатлык кына түгел икән шулБезнең тормыш күпләр кызыгырлык, читтән шулай күренә. “Син бәхетле, акчага тилмермисез, йортыгыз әйләнеп чыгарлык түгел, ял итәргә йөрисез”, — диләр. Әйе, бай яшибез, ирем зур урында эшли, акчаны таба. Гел алай булмады, билгеле. Студент чакта ук өйләнештек без, тормышны тулай торак бүлмәсендә башладык.
90 нчы еллар иде, бер танышы белән үз эшләрен ачтылар. Акча белән бергә тормышыбызга тынычсызлык үтеп керде. Без гел аныңча яши башладык. Акча кешене боза, диләр, дөрес түгел, акча кешенең кем икәнен күрсәтә, монысы белән күбрәк килешәм. Кызларга киңәшем: өйләнешкәнче, егетегезнең гаиләсе белән танышыгыз. Әтисенең әнисенә карата карашын, бу өйдә үзара хөрмәт бармы икәнен читтән күзәтергә кирәк. Хәзерге кызларның очрашып йөргән егетенең өенә кайткалап йөрүен хупламаучылар бар. Дөрес эшлиләр, дим. Күрсен егетенең нинди гаиләдә тәрбияләнгәнен. Оясында ни күрсә, очканында шул була, ди халык мәкале.
Ә мин белмәдем. Иремнең әтисенең хатынына кул күтәргәләвен дә ишетмәдем. Булачак ирем эшчән, итагатьле булып күренде. Озак очрашмадык, тәкъдим ясады. Башта тулай торакта яшәдек, аннан бер бүлмәле фатир алдык, шунда улыбызны алып кайттык, иң рәхәт, бәхетле еллар шул вакытта калган. Анда ике ел гына яшәдек, фатир өч бүлмәлегә әйләнде, аннан йорт алдык. Ирем мине эштән чыгарды, аңа өйдә елмаеп-көлеп каршы алучы хуҗабикә, юк, күзенә генә карап торучы кол кирәк булган. Шулай итеп алтын читлеккә ябылдым. Бик тә кызым тууын тели идем, 40 тан узып барганда икенче балабыз туды. Улыбызга 14 яшь.
Йортыбыз биек, коймаларыбыз төзек. Ирем кул күтәрә, дип кемгә чыгып кычкырыйм. Кешеләр, кунаклар янында аннан да итагатьле кеше, яратучан ир юк, миңа да “матурым” дип кенә тора. Икебез генә калгач, юктан гына кабынып китәргә, сугып җибәрергә мөмкин. Икәү генә калырга куркам. Соңгы вакытта кул күтәрүләре бигрәк тә ешайды. Хәзер аерылышу турында уйлый башладым, тик улым әтисен бик ярата. Үсмер малай әтисе белән калырга теләсә, нишләрмен, дигән уй да тотып тора...
Әлфия, Ульяновск.
--- |
Иң күп укылган
|