|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.08.2026 Шоу-бизнес
Иркә: "Ул минем бэк-вокалист түгел"Башкортстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Артурны күрсәтте, дип яза "Кызыл таң". Ул мобилизация белән СВОга киткән иде. Аннан авыр яраланып кайтты. Узган сезонда ул Иркә төркемендә эшләде.«Артурның хәлләре ничек дип сорыйсыз? Аның барысы да яхшы», - дип күрсәтә Иркә тормыш иптәшен. Артур аңа: «Барыгызны да яратам, мин бик бәхетле», - дип кушыла. Иркәгә аның кайда эшләве турында еш сорау бирәләр икән. Ул исә аның бэк-вокалист та, биюче дә түгеллеген раслый. Ул - оештыручы һәм тавыш режиссеры. Артур, махсус хәрби операция зонасында бер аягын югалтуга карамастан, төрле спорт чараларында актив катнаша һәм еш кына беренче-икенче урыннарны ала. Иркәнең ире алдагы сезонда да хатыны белән эшләргә һәм аңа һәр яклап терәк булырга җыена. Фото: видеодан скриншот.
--- |
Иң күп укылган
|