|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.08.2026 Мәдәният
Татарстан китап нәшрияты II Мари китап фестиваль-күргәзмәсендә катнаша (ФОТО)7 августтан 9 августка кадәр Мари Эл башкаласы Йошкар-Олада «Бергә укыйбыз – бердәмлектә яшибез» II Мари китап фестиваль-күргәзмәсе уза. Әлеге чарада Татарстан китап нәшрияты делегациясе дә катнаша. Татарстан нәшрияты стенды оештыручылар тарафыннан фестиваль мәйданчыгында төп тарту нокталарының берсе буларак билгеләп үтелде. Күргәзмәнең беренче көне халыкның татар әдәбияты белән кызыксынуын раслады, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. «Беренче көнне үк безнең стенд янында чын аншлаг булды. Кунаклар һәм укучылар безнең консультант белән актив аралашты, китаплар турында фикер алышты һәм тәэсирләре белән уртаклашты», – дип белдерделәр Татарстан китап нәшрияты вәкилләре. Җомга көнне мәйданчыкта Марий Эл башлыгы Юрий Зайцев, Марий Эл Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министры Константин Иванов булды. Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Рөстәм Галиуллин кунакларга китерелгән әдәбият ассортиментын тәкъдим итте. «Без төрле жанрдагы йөзләгән китап алып килдек. Безнең бурыч – актуаль прозадан алып балалар классикасына кадәр булган заманча татар әдәбиятының бөтен спектрын күрсәтү», - диде Рөстәм Галиуллин. Фестиваль үз эшен 9 августка кадәр дәвам итәчәк. Китап форумын Марий Эл Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы; Йошкар-Ола администрациясе; марий китап нәшрияты, Милли китапханә һәм «Царевококшайский Кремль» мәдәни-тарихи комплексы оештыра.
--- |
Иң күп укылган
|