поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле фрезеровщик бармаклары белән вакланма саннарны күрсәтә ала.

Бүген кемнәр туган
  • 15 Сентябрь
  • Гөлсәрвәр - җырлар авторы
  • Айрат Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Фердинанд Сәләхов - җырчы
  • Габдулла Юсупов (1899-1969) - режиссер
  • Михаил Худяков (1894-1936) - галим
  • Таҗи Гыйззәт (1895-1955) - язучы
  • Кәрим Тинчурин (1887-1938) - драматург
  • Абдулла Алиш (1908—1944) - язучы
  • Илдар Матуров - кинорежиссер
  • Асия Юнысова - журналист
  • Айгөл Абашева - актриса
  • Марат Зәкиев - көрәшче
  • Рауза Солтанова - сәнгать белгече
  • Максим Шәрәфетдинов - диктор
  • Илнур Зәкәрин - велоузышчы
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
08.08.2026 Шоу-бизнес

Илназ Сафиуллин гаиләсе турында 10 факт

Татарстанның атказанган артисты Илназ Сафиуллинның тормыш иптәше Айгөл Хуҗина гаиләсе турында кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Бу хакта ул социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә язды. Билгеле булганча, Сафиуллиннар гаиләсе Дубайда яши.

Ирем миңа үзенең хатыны буларак хезмәт хакы түли. Әгәр Илназның кайбер айларда эшләре аеруча яхшы булса, минем хезмәт хакына да премия өстәлә.

Элек безнең гаиләдә ирем ашарга пешерми иде. Әмма бер тапкыр Илназ балык пешерде. Шундый тәмле килеп чыкты ки, хәзер иремнең үзенең яратып пешерә торган ризыгы бар.

Ирем белән футбол матчларын калдырмыйбыз. Гадәттә, пабка барып карыйбыз. Эмоцияләрне тыймыйча, ихлас җан атабыз.

Кызыбыз Алиланы тенниска бирү Илназның идеясе иде. Иремә аның белән яна. Һәр тренировкага баланы үзе алып бара, күзәтә. Әгәр нәрсәдер килеп чыкмаса, кызыбыз өчен борчыла. Аның уңышка ирешүенә ышана.

Без шундый төрле булып тоелсак та, бер-беребезгә бик охшаган. Мәсәлән, эшләп арсак, аз ял итсәк, баланы мәктәпкә илткәннән соң, өйгә кайтып, бар чаршауларны ябып, йокыбыз туйганчы йоклыйбыз.

Без бер-беребезнең телефоннарыннан парольләрне беләбез. Тыныч кына ачып карый алабыз, әмма аның кирәге чыкмый. Шуңа без телефоннарны тикшермибез.

Икебез дә ял вакытында тик утыруны хупламыйбыз. Һәрвакыт актив ял итүне күздә тотабыз. Сәяхәтләрне, гадәттә, ниндидер вакыйга яки концерт белән туры китерергә тырышабыз.

Ял көннәрендә кызыбыз Алила безне уятмый. Мәктәпкә барырга кирәк булмаганда ул үзенә иртәнге аш әзерли: бутерброд, яшелчә салаты яки йогурт. Безнең йокыдан уянуны тыныч кына көтә.

Мин өйдәге җылы мохит өчен, ә ирем клининг өчен җавап бирә. Илназ үзе клининг чакырта һәм түли. Шуңа күрә өйдәге чисталык та өлешчә аның җаваплылыгында.

Без ким дигәндә атнага бер тапкыр свидание оештырабыз. Без әти-әни генә түгел, ир белән хатын да. Сүз уңаеннан, икебез дә интроверт.

Айгөл Хуҗина шулай ук ире белән танышу тарихын да сөйләгән.

Илназ белән танышып, аралаша башлагач, бу хакта әнигә әйттем. Илназ Сафиуллин дигән җырчы белән очрашам, дидем. Ул шунда ук каршы килде. Чөнки безнең яшь арабыз зур булуын белә иде. Илназ миннән 11 яшькә зур. Ул миңа: "Аның гаиләсе бардыр, син бу хакта белмисең генә. Кулланачак та, ташлап китәчәк.

Балалары бардыр, дип әйтә башлады. Ләкин мин үземнең интуициямә таяндым, булачак ирем белән аралашуымны дәвам иттем һәм дөрес эшләдем дип уйлыйм. Аның белән очрашканда әти-әниләремне: Дус кыз белән очрашам, дип алдарга туры килде.

Көннәрдән беркөнне Илназ минем әти-әниләрем белән танышырга теләк белдерде, мине дә үзенекеләр белән таныштырырга булды. Яңа елдан соң 26 гыйнвар көнне без Чаллыга, әти-әниләрем янына кайттык.

Әни безне матур өстәлләр корып каршы алды. Илназ белән шәхсән танышкач, аның миңа карата җитди мөнәсәбәтен күргәч, ул безнең бергә булуыбызга куш куллап ризалашты.

Кем белән булсаң бул, ләкин Илназ белән бул, диде. Шул вакыттан әни Илназны бик ярата. Кайвакыт, миңа караганда да ныграк ярата сыман тоела.

Хәзер мин дә кыз бала тәрбиялим, шуңа әнинең борчылуын да аңлыйм.

Әлбәттә, мине дә кызымның кем белән очрашуы кызыксындырачак. Шулай да, иң мөһиме балага лаеклы тәрбия бирү, дөрес үрнәк күрсәтү. Шул очракта барысы да яхшы булачак, дип сөйли Айгөл.

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 08.08.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы