|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.08.2026 Шоу-бизнес
Җырчы Алсу: Әтиемнең туган авылына тартылам (ФОТО)Җырчы Алсу әтисенең туган ягы – Башортстанның Уяндык авылына кунакка кайткан. «Берничә көнемне Башкортстанның Уяндык авылында, туганнарым һәм якыннарым янында уздырдым. Монда минем балачагым узды, монда әтием туган, минем тамырларым шушында башлана. Елдан-ел бирегә ныграк тартылуымны аңлыйм», – дип язган Алсу үзенең социаль челтәрләрендә. «Монда мин чын күңелдән ял итәм, көч җыям, яктылык һәм яшәүгә мәхәббәт белән тулам, булган һәрнәрсә өчен рәхмәт хисе кичерәм», – ди ул. Постын бер кочак фото белән бизәгән. Аларны сезгә дә күрсәтәбез.
Фотолар җырчының социаль челтәрләрендәге шәхси битеннән алынды.
--- |
Иң күп укылган
|