поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
07.08.2026 Мәдәният

“Мир” кинотеатрында “Я приду” фильмы турында сөйләштеләр (ФОТО)

Режиссер Булат Сабитов һәм аның командасы «Мир» кинотеатрында «Я приду» фильмын төшерү турында сөйләделәр. Фильмның тарихы режиссер Булат Сабитов һәм сценарист Антон Шутовның иҗади дуслыгыннан башлана.

«Без кинематографта әти-әниләр, туганнар, хәтта бабайлар турында фильмнар күп булуын, ә менә әбиләр темасына игътибар җитмәвен аңладык. Моны төзәтергә һәм  өлкән буынны бәяләргә кирәклеген тамашачының исенә төшерергә теләдек», – ди режиссер.

Сюжет үзәгендә – уналты яшьлек Тимофей. Махсус мәктәпкә эләккән үсмер качарга карар кыла. Максаты – хатларына җавап бирми башлаган бердәнбер туганын – авыру әбисен табу. Ул юлга үзе генә чыкмый: аңа сигез яшьлек сукбай малай Малёк иярә. Махсус мәктәп җитәкчелеге качуны яшерергә тырышкан арада, геройлар гаделлеккә һәм чын дуслыкка өйрәтүче күп сынаулар аша үтәләр.

Фильмдагы вакыйгалар 2000–2010 елларда бара. Бу чор очраклы гына сайланмаган: «Ул чорда кече шәһәрләрдә вакыт туктап калган сыман иде. Моннан тыш, бу сценарий өчен мөһим адым. Әгәр геройларның смартфоннары булса, тарих бөтенләй килеп чыкмас иде, аларны тиз табарлар иде. Шул сәбәпле кадрда бары тик төймәле телефоннар гына», – дип аңлата режиссер.

Фильмны иҗат итүчеләр аны конкрет бер шәһәргә бәйләмәскә тырышканнар. Съемкалар Казанның Авиатөзелеш (Авиастроительный) районы кебек урыннарында узса да, команда Россиянең теләсә кайсы провинциаль шәһәрен хәтерләтерлек универсаль локацияләр эзләгән.

Фильмны 2019 елда төшерә башлап, бер ай эчендә төшереп бетергәннәр. Булат Сабитов бер төшерү көнен: «Без кечкенә өйдә, кеп-кечкенә бүлмәдә төшердек. Мин үзем тулысынча диярлек урамда идем, ә 20 кешелек бөтен команда эчтә эшләде. Бу иң озак смена булды – нон-стоп режимында 14 сәгать», – дип искә ала.

Мәйданчыктагы иң кызыклы хәлләрнең берсе бәрәңге белән бәйле була. Лиза әби  геройларга бәрәңге ашатырга тиеш була. «Дубль артынан дубль төшердек, – дип көлә режиссер. – Һәм актерларга бәрәңгене йотарга мәҗбүри түгеллеген әйтергә беркемнең дә башына килмәде. Нәтиҗәдә, алар икәүләп бер зур таба тулы бәрәңгене ашап бетерделәр!».

Фильмның иң үзенчәлекле якларының берсе – аның титрлары. Монда проектны чын мәгънәсендә халыкныкы итү фикере туа. Фильмның продюсеры Денис Супрунов әйтүенчә, теләгән һәркем әбисе белән төшкән балачак фотосын йөкли ала һәм ул фильмның ахыргы титрларына керәчәк.

«Я приду» фильмы Казанның «Алтын минбар» халыкара кинофестивалендә (2024 елда) «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» номинациясендә, Майкоп халыкара фильм фестивалендә (2026 елда) «Иң яхшы нәфис фильм» номинациясендә җиңеп чыкты. Шулай ук Германия, Һиндстан, Чехия, Иран һәм Кытайның халыкара кинофестивальләрендә катнашты. 

Текст: Матбугат ру

---
Татаркино
№ --- | 07.08.2026
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы