|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.08.2026 Яңа китаплар
Китап нәшрияты балалар өчен энциклопедияләр чыгарды (ФОТО)Татарстан китап нәшриятында “Балалар энциклопедиясе” сериясеннән татарча телендә бик матур төсле китаплар басылып чыкты. Балалар өчен фәнни танып-белү өлкәсенә караган китаплар сериясе үзенчәлеге шунда: * Катлаулы темаларны аңлаешлы итеп ачу: динозаврлардан алып галәм төзелешенә кадәр гади телдә язылган текстлар, һәм кечкенә никнигәниөченнәрнең сорауларына тулы җаваплар. * Заманча әдәби татар теле. * Калын кәгазь, каты тышлык һәм йөзләгән төсле иллюстрация. * Уңайлы формат, китаплар ата-аналар яки тәрбиячеләр белән бергә өйрәнү өчен җайлаштырылган. Китапларның күпчелеге республикабыздагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә таратылачак. Бу серия өй китапханәсе өчен дә искиткеч бүләк һәм мәктәпкә әзерлек чорында ышанычлы чыганак. Бу әдәби проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
--- |
Иң күп укылган
|