|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2011 Мәгариф
![]() Яшең җитсә 30га...Мәктәпләрдә “икенче тормыш” башланачак 2012 – 2014 елларда республикада мәктәпләрне төзекләндерү программасы эшли башлаячак. Мәктәпләрнең ничек сайлануы, нәрсәләрне төзекләндерүгә игътибар биреләчәге хакында кичә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Моңа кадәр яңа уку елына әзерләнгәндә, мәктәпләрнең тиешле таләпләргә туры килмәве санэпидемиология, янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренә бәйләнергә урын калдыра иде. Чөнки акча җитмәү сәбәпле, мәктәпләрнең күбесендә агымдагы һәм капиталь ремонтлар үткәрелмәде. Бигрәк тә түбә, тәрәзә, эчке инженерлык коммуникацияләре таушалган хәлдә. Бүген Татарстанда барлыгы 1885 гомуми белем бирү учреждениесе исәпләнсә, шуның 40 проценты капиталь ремонт үткәрүне көтә.
– Өч ел эчендә 753 мәктәпне төзекләндерү каралган. Программа дүрт төрле эшне: түбә, тәрәзә, ишек, эчке инженерлык коммуникацияләрен (суүткәргеч, канализация, җылылык, электр челтәрләре) алыштыруны күздә тота. Шуны әйтергә кирәк, бу 30 ел элек һәм аннан алдарак төзелгән мәктәпләргә кагылачак”, – диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин.
Мәктәпләрнең исемлеген муниципаль берәмлекләр үзләре билгеләгән. Болар – нигездә, бала саны 100 дән артык булган урта, шулай ук база мәктәпләре. Арада башлангыч мәктәпләр дә булырга мөмкин. Монысы инде авылның демографиясенә бәйле. Билгеле, әгәр балалар саны юк икән, андыйларга ярдәм тимәячәк. Казанда өч елга 138 мәктәпне ремонтламакчылар. ТР төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов: “Бүген без ничек эшләргә тиешлегебезне, кайсы мәктәпләргә тотынырга кирәклеген яхшы беләбез. Төзелеш оешмаларын районнар билгели, – дип белдерде журналистларга. – Мәктәпләргә “икенче тормыш” бирү – укучыларга белем алуда уңайлыклар тудыру гына түгел, районның социаль хәлен уңай якка үзгәртү, эш урыннары булдыру да.” Эшне һәр елны апрель ахырында башлап, яңа уку елына кадәр төгәлләү планлаштырыла. Шулай итеп, 2012 елда 265 мәктәпне төзекләндерергә җыеналар. Ел саен ремонтка республика бюджетыннан 1,5 миллиард сум акча бүленәчәк.
Республика районнарында хәлләр ничек икән? Аларның ничәшәр мәктәп тәкъдим итүен белешергә булдык.
– Өч елга барлыгы 19 мәктәп исемлеген бирдек, беренче елда 6 сына (шуның бишесе авылда) ремонт көтәбез. Моңа кадәр агымдагы ремонт кына ясалып килде: тәрәзәләр, түбәләр алыштырылмады. Хәзер инде чират аларга да җитәчәк. Авыллардагы җыелышларда ата-аналар бәдрәфләрне җылыда урнаштыру мәсьәләсен күтәрә. Программа инженер челтәрләрен ремонтлау мөмкинлеге тудырса, проблеманы хәл итеп булачак,– ди Зәй районы мәгариф бүлеге башлыгы Рафаил Кәрамов.
Азнакай районы мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев әйтүенчә, моңарчы шәһәр һәм район хакимияте “Татнефть” белән берлектә мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүгә ел саен күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итеп торган. Узган ел әлеге эшкә 20 миллион сум акча бирелгән. “Бу программаны без, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, бик хуплыйбыз. Барлыгы 24 мәктәпне тәкъдим иттек. Аларны белем йортының хәле ни дәрәҗәдә булудан чыгып сайладык. Әйтик, узган ел 27 мәктәпнең түбәсе алыштырылган яки ремонтланган иде. Андыйларга хәзер башка төрле ремонт кирәк булачак”,– дип аңлатты Дамир Рашатович.
Программада катнашучы мәктәпләрнең исемлеге белән берничә көннән ТР Төзелеш, архитектура, торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының сайтында танышырга мөмкин булачак.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|