|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
06.08.2026 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда тәүлеккә икенче тапкыр БПЛА бәреп төшерелгәнРоссия Саклану министрлыгы тәүлеккә икенче тапкыр Татарстан өстендә БПЛА юк итү турында хәбәр итте. Бу хакта ведомствоның Макстагы хәбәрендә әйтелә. Билгеләп үтелгәнчә, һава һөҗүменнән саклану системасы республика өстендәге БПЛАны 5 августта, 8:00 дән 20:00 гә кадәр чорда юк иткән. МАКС каналында Саклану министрлыгы Татарстан өстендә БПЛАны юк итү турындагы хәбәрне бастырды – 4 августның 20:00 сеннән 5 августның 8:00 сенә кадәр. 8:00 дән 20:00 гә кадәр Россия төбәкләре өстендә дошманның 200 БПЛА бәреп төшерелгән. «Көн дәвамында, Мәскәү вакыты белән 8:00 сәгатьтән Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатькә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы дежур чаралары белән Белгород, Брянск, Курск, Липецк, Орлов, Рязань, Тула өлкәләре, Мәскәү төбәге, Краснодар крае, Кырым Республикасы, Башкортстан Республикасы, Татарстан Республикасы территорияләре һәм Кара диңгез акваториясе өстеннән Украинаның самолет тибындагы 200 пилотсыз очу аппараты тотылды һәм юк ителде», – диелә хәбәрдә.
--- |
Иң күп укылган
|