поиск новостей
Көн мәзәге
  • Кемнең аккаунтына кермә – бай тормыш. Безнең кебекләр өчен бюджетный социаль челтәр булдырыгыз әле.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Август
  • Зәйнәб Фәрхетдинова - җырчы
  • Вакыйф Нуриев - язучы
  • Равил Һади (1952-2022) - галим
  • Фәндәс Сафиуллин (1936-2021) - дәүләт эшлеклесе
  • Рафис Борһанов - дәүләт эшлеклесе
  • Габделхак Шәмсетдинов - журналист
  • Рамил Ханнанов - язучы
  • Ринат Билалетдинов - футболчы, тренер
  • Илдар Аляутдинов - дин әһеле
  • Хәмидә Гарипова - журналист
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
05.08.2026 Шоу-бизнес

Җырчы Диләрә Илалетдинова: “Без тиздән дүртәү булабыз”

Татар эстрадасында бәби-бум дәвам итә. Бу юлы җырчы Диләрә Илалетдинова сөенчесе белән уртаклашты.

“Без тиздән дүртәү булабыз”, – дип хәбәр итте. Аның белән хәбәргә чыгып, хәл-әхвәл белештек.

– Сездә сөенче икән, котлыйбыз! Бу хәбәрне ничек белдегез?
– Бик зур рәхмәт! Башта үзем белдем, беркемгә дә әйтмәдем. Хастаханәгә барып, кирәкле анализларны тапшыргач, йөкле булуым раслангач кына әйттем. Аннан улым белән әтиебезгә сюрприз ясадык.  

– Алдан планлаштырдыгызмы әллә Аллаһ Тәгалә бүләгеме?
– Планнарда инде күптән бар иде. Ләкин ул бездән генә тормый шул. Кызганыч хәлләр дә булды. Хастаханәгә йөрдек, бу теманы күңелебезгә авыр ала идек.  Аннары: “Барсыда Аллаһы Тәгалә кулында”, – дип бу ситуацияне җибәрдек. Ярты елдан сөенечле хәбәр алдык.

– Гендер-пати оештырырга уйлыйсызмы? Кем буласын беләсезме?
– Баланың кызмы малаймы икәне үзебез өчен дә сер. Исән-сау тугач, Аллаһ бирса, безгә сюрприз була.

– Хәзер “партнерские роды” турында да еш сөйлиләр. Сезнең дә андый тәҗрибәдә катнашасы килмиме?
– Тормыш иптәшем беренче балабыз туганда ук барырга теләде. Анализлар тапшырдык, әзер идек. Әмма бала тапкан көнне хастаханәдә кызамык эпидемиясе дип “партнерские роды” тыйдылар. Мин еладым, иремнең дә кәефе төште, күзләре яшьләнде. Авыр булды. Иремнең янәшәдә булуына бик өметләнгән идем. Бу юлы насыйп булыр дип ышанабыз инде. Тагын берәр нәрсә килеп чыкмаса...

– Иҗат нинди хәлдә? Яңа җырлар, чыгышлар көтәргәме? Сәхнәгә чыгу теләге көчлеме?
– Яздырылмаган жырларым калды, җәй бик эссе бит, хәлем юк. Өйдә кондиционер астында гына хәл җыям әле (көлә). Концертларга чакыралар, әмма әлегә ризалашмыйм. Сабан туенда да бер мәйданчыкта Нурлатка гына бардым. Анысы да бик авыр булды, шуннан соң мәҗлесләргә чакыруларны да кире кактым. Әлегә ял итәм. Шулай да өйдә эш бетми. Улыбыз Данияр беренче сыйныфка укырга керә. 6 яшьтән бирәбез. Шуңа тырышып мәктәпкә әзерләнәбез әле.

Илгизә Галиуллина
Шәһри Казан
№ --- | 05.08.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы