|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.08.2026 Хәвеф-хәтәр
Ирле-хатынлы төнлә машина белән суга батып үлгәнКиров өлкәсендә табигатьтә очрашу вакытында ирле-хатынлы фаҗигале рәвештә һәлак булалар. Аларның машинасы төнлә салонда йоклаганда елгага төшкән. 46 яшьлек Елена һәм 48 яшьлек Роман Кирово-Чепецктан узган җомгада балык тотарга киткәннәр, кичне икәү үткәрергә уйлаганнар һәм эзсез югалганнар. Аларның уллары полициягә мөрәҗәгать иткән. Ир белән хатынны берничә көн йөзләгән җирле халык, полиция һәм волонтерлар эзли. Көймәдә ике ир-ат суда машина күреп кала. "Рено Дастер"ны су төбеннән күтәргәч, салонда Елена һәм Романның гәүдәләрен тапканнар. Беренчел мәгълүматлар буенча, ир белән хатын арткы утыргычта йоклап киткәннәр, ә төнлә машина ярдан тәгәрәп төшеп бата. Бикле салоннан алар инде чыга алмаган. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең барлык шартларын ачыклый. Ир белән хатынның хоккейчы уллары калган, ул бу җомгада үзенең 18 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш. Әти-әнисе уллары балигъ булганчы берничә көн генә яши алмаган. Алар аны шушы көннәрдә Кировка университетка кертергә илтергә җыенган булганнар. Чыганак: Shot
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|