|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.08.2026 Әдәбият
“Сиңа гарип хатын кирәк түгел, безгә гарип килен кирәк түгел!”Тәрәзәдән битләренә төшкән кояш яктысы уятты Чулпанны. Хуҗабикәсенең кымшанганын сизеп, көл төсендәге песи баласы ятакка сикереп менде. Чулпан аны куенына алды да сыртыннан сыпырды. Җан иясе рәхәт мырлап хатынның кулы йөргән уңайга киерелеп алды. - Матур песием син мин! Яратканны яратасың да инде! Һи! Тиле апа, диген. Кем яратмый соң иркәләгәнне. Мин генә ул, назлы хатын булып кына яшәр елларымда ялгыз түшәктә йоклыйм. Хәер моңа үзем гаепле түгел бит! Барысын да “алар” уйлап чыгардылар. Чулпан, ятагыннан күтәрелде. Сак кына торды да, аякларын көчкә сөйрәп юынып керде. Йокыдан айный алмый яткан улының битләреннән чуп-чуп үпте, назлы тавыш белән, торырга кирәклеген әйтте. Үсмер малай әнисенә елмайды да сикереп торды. Иртәнге аштан соң мәктәбенә йөгерде. Чулпан бәйләү энәләрен алып диванга аркасын терәде. Гарипләнгәч шушы йортка аерып чыгарды шул аны газиз иркәе! Ирләрдән гайрәте чиксә дә кешеләргә ышанычы гына сүрелмәсен, яңадан яшәү өчен Аллаһ үзе көч иңдерсен, дип теләде. Күп балалы гаиләдә үсте Чулпан. Әтисеннән 2 яшьтә ятим калган кызчык ул. Әнисе, абый-апалары, билгеле инде үзләренчә кадерләделәр сеңелләрен. Ләкин, Чулпан әтиле кызларга кызыгып буй җиткерде. Алар ягында хатын-кызлар теттереп шәл бәйлиләр! Чулпан да кечкенәдән күзәнәк җыярга өйрәнде. Бу һөнәре гомер буена бара - әле дә бармакларын җитез уйнатып мамык шәл, бияләй-оекбаш үргән көне. Мәктәпне тәмамлагач Казанга китеп һөнәри көллияттә укыды. Ләкин, яратмады шәһәр җирен! Туган авылын өзелеп сагынды. Тирес исе дә якын иде кызга. Кабат әнисе янына кайтты. Ул да сүз әйтмәде, сагынгач торып булмый инде ул, кызым, диде. Чулпанның йомшак холкына туры килерлек хезмәт табылды – әби-бабайлар тәрбияләде. Булачак тормыш иптәше Айнур белән очраклы рәвештә таныштылар. Башка авылдан абыйсы янына килгән егет матур кызны күреп калды. Ике ел бик матур итеп йөргәч өйләнештеләр. Кайнаналы-кайнаталы йортка килен булып төште Чулпан. Иренең апалары да, абыйсы да бар, өйләре шау итеп торды. Башта әйбәт яшәделәр. Кайнатасы бик ипле карт булды. Чулпан килеп 4 ел торгач каты авырып вафат булды. Ул аңа рәхәтләнеп әти дип эндәшә иде! Әтиләре вафатыннан соң иске өйне сүтеп яңасын салдылар һәм елдан-елга төзелеш туктамады. Мунчасы, лапас-куралары, келәт-амбарлары, икешәр гараж – һәммәсе дә өр-яңадан салынды. Еллар узгач өй эчен заманча итеп төзекләндерделәр, идәннәргә җылылык суздылар, түшәмнәрне тарттырдылар, тәрәзәләр пластикка алмаштырылды. Абзар тулы мал-туар тоттылар - икешәр сыер, дүртәр бозау, йөзләгән кош-корт арасында килен ялгызы әвәләнде. Ире эштә, кайнанасы өйдә булды. Шул еллар эчендә, араларын 10 ел калдырып ике балалары туды. Хезмәт белән узган егерме ел сизелмәде дә. Чулпан күмәк хуҗалык эшләренә чыккалады, ләкин, иренең көнләшкәнен сизгәч бармый башлады. Кайнана улын артыгы белән ярата иде, рәхәтләнеп араларына кысылды. Һаман өйрәтте – тегеләй итсәң ник болай түгел, болай итсәң ник тегеләй түгел дип бимазалады. Дөресен әйткәндә, киленне килгәч тә өнәмәде ул. Әллә улын хәллерәк гаиләдән өйләндерәсе килгән, әллә башка сәбәп. Югыйсә, килен әни дип өзелеп торды, бөтен эшне ерып эшләде. Йорттагыларның иртәләрен туйганчы йоклаганарына бер сүз дә әйтмәде Чулпан. Дүрттә торып сыер сауды, сөтләрне тапшырды, көтү куды, бозауларны карады. Ашарга пешерү белән җыештыру турында әйткән дә юк, аларын эшкә исәпләмиләр иде бу йортта. Иртәнге мәшәкатләрен тәмамлап кергәндә өйдәгеләр урыннарыннан торып ашарга утыралар иде. Ире шәхси йөк машинасы белән төрле җирләргә китеп эшләде. Уч тутырып акча алып кайтмады Айнур, хатыны аның ничә сум алып кайларда эшләвен сорамады. Кайнана рөхсәтеннән башка кием алсалар сүз чыкты, әбекәй рәхәтләнеп киленен яманлады. Чулпан һаман дәшмәде, тавыш чыкмасын, кеше көлмәсен, тормышыбыз бозылмасын диде. Айнур күбрәк әнисен тыңлады. Иренең кайда икәнен кайнанасы аша белгән вакытлары да күп булды. Читкә йөрүен сизде! Айнурдан килгән хушбуй исе үзгә иде. Чыдады, серен бирмәде хатын - беркемгә әйтмәде! Алай да, әйдә аерылып башка чыгыйк, дип әйтеп карады. Ире көлде генә, мин төп йорттан китәсе кеше түгел, диде. Үзләренчә тормыш алып бара алмауның тагын бер сәбәбе – туганнарының төп йортка кайтып кысылулары булды. Кай җирләрем ошамый дип җырлыйлар бит – шуның сыман яшәде килен-балакай. Күпме эшләсә дә ярый алмады. Акча таба белмисең дип үзәгенә үттеләр. Йортта мал-туар үстерү, бәйләү бәйләүне эшкә санамадылар. Төнге сәгать берләргә кадәр шәл бәйләде Чулпан. Айнур туганнары кунак булып киткәч, апалар сине эшләми диләр, дип әйтеп куя иде. Кайнанасы булганын-булмаганын кызларына әйтеп барды, тегеләре “яхшы” киңәшләрен Айнурга сеңдерә килделәр. Ир шулар сүзе белән яшәде, үз сүзен кистереп әйтә алмады, хатынын якламады. Иң гаҗәбе – кайнанасы намаз карчыгы! Хаҗ кылып кайткан! Битлек астында башка адәм яши иде. Үзе догада, үзе теләсә ни әйтә. Оныкларына “иблис”, “паразит”, “ач бетләр” дип көненә ничә кабатлады икән ул? Төс-битләре икесе дә әтиләренә охшаган ул балаларны карчык ни өчендер өнәмәде. Кызыннан тусалар алай булмас иде, билгеле. Моңа кадәр дә аяклары авыртып җәфаланган Чулпан көннәрдә бөркөнне бөтенләй урынга егылды. Иртә белән Чулпан гадәттәгечә абзарга маллар карарга чыкты. Сыерларны сауганчы асларын чистартып аласың бит инде, шул эшкә ябышты. Көрәк белән тиресне этеп төшерергә маташканда бил турысы әллә нишләп куйды. Авыр күтәргәндә болай да сызлый иде сөякләре. Шулкадәр хайван тотып авыр күтәрмичә булмый шул. Хатын аякларының йөрмәгәнен аңлады. Алай да, тотына-ябыша өйгә кереп җитә алды һәм алдагы бүлмәдәге диванга ауды. Аякларын чеметеп, суккалап карады - берни тоймый иде. Телефоннан аргы баштагы бүлмәдә йоклаган иренә шалтыратты. “Айнур, малларга печән сала алмадым, чыгып карап бетереп кер әле! Мин аяксызландым!” – диде. Ире тормады. Тагын шалтыратты. Айнурның еракка эшкә китәсе иртә иде ул, аны озатып җибәрә алмавын аңлады. Инде Айнур янына кергәч хәлен әйтте. Ир аптырап калды һәм хатынын күтәреп үз бүлмәләренә кереп салды. Елады Чулпан. Айнур аңа шундый матур, җылы итеп ике сүз әйтте, тереләсең, кайгырма, диде. Аякларның болай булуы куркыныч - кеше кулына калу икәнен хатын бик яхшы аңлый иде. Кайнанасы да хафаланды - туганнарын чакырды. Шулар ярдәмендә күрше авылдагы табибны алып килделәр. Дарулар кадагач хәле җиңеләйгән сыман булды. Шул көнне үк, Чулпанны ике култыгыннан тотып машинага утырттылар һәм хастаханәгә алып киттеләр. Аннары Казанга томография узарга алып бардылар. Авыр күтәрүдән умарткалыктагы бүсере кискенләшкән, нерв күзәнәкләре кысылган, операциясез булмый, дип аңлаттылар. Хатын инде үзе генә аякка басып йөри алмады һәрвакыт кемнеңдер ярдәме кирәк иде. Хастаханәгә килеп урнашуга туганнары килеп чиратлашып булыштылар. Умырткалыкка ясалган операцияләр һәрвакыт куркыныч икәнен һәркем аңлыйдыр. Пычак астына керде Чулпан, башкача юл юк иде. Тернәкләнү өчен озак вакытлар, бәлкем еллар кирәк булачак, диделәр. Бу сүзләрне иренә дә әйттеләр. Култык таякларына таянып хатын кабат өйгә кайтты. Әйтергә кирәк - Айнур хатынын бик карады, бик тәрбияләде! Утырырга ярамады аңа. Ике ай буе өстәлгә кәстрүл, кәстрүл өстенә тәлинкә куеп ризыкланды. Айнур аны күтәреп торгызды, юындырды. Кайнанасы да булышып йөрде. Анысына мең рәхмәт аларга! Килен маллар карарга чыга алмый иде, сыерны әниләре үзе сауды. Кыскасы, 20 ел буена үзе генә башкарган эшләре аларга калды. Тора-бара шул хәл белән берсенең дә ризалашасы килмәде! Туганнар кайткан саен шуны төрттерделәр. Тернәкләнү акрын килсә дә дәваланулар ярдәмендә хатын ныгый башлады! Ләкин кайнананың төртмә сүзләре, үтергеч карашы астында яшәүләре тәмуг иде. Курку хисе белән яшәде Чулпан ул йортта. Тагын ни ишетермен икән дип борчылу җанын ашады. Алдан уйланган гамәл булгандырмы, үзеннән-үзе шулай килеп чыккандырмы – алга таба эшләр шаккаткыч рәвештә китте. - Әни белән тора алмыйсың, бер елга үз әниең янына илтеп куям! Алга таба нишләсен уйлашырбыз, - диде Айнур хатынына. - Ел озак бит ул, Айнур! Балалар да бар бит әле! Кечкенәсе минсез нишләр? - диде Чулпан ни эшләргә белмичә. Өеннән бер ел сөргенгә җибәрелгән сыман килеп чыга бит инде бу! Әнисен яклап торучы, кул арасына кереп бөтен эшләрне башкаручы олы улы хәрби хезмәткә китте. Өйдәгеләр шуннан оста файдаландылар. Яклаучысы булмаган ананы сүз белән кыерсытулар ешайды. Һәм бик тиздән Айнур хатынын туган йортына илтеп куйды! Аһ, ул чактагы әрнүләре Чулпанның! Әле бит кешегә сиздермәскә кирәк! Әнисе ни дисен – авыру баласын карамыймы инде ул? Чулпан әкрен генә, аякларын шудыртып кына йөрде, вак-төяк эшләрне башкарды. Шул рәвешле әнисе янында 5 ай яшәде! Олы улына телефоннан, балам, үзең кайткач мине өйгә алып китәрсең, дип әйтә торды. Чулпанның озак итеп әнисендә яшәвенә аптыраган күршеләр дә киңәшләрен бирә башладылар. - Чулпан! Бу юньле хәл түгел! Алар башлы халык, уйларында әллә ниләр булыр. Кайтып кит ирең янына! 6 ай торсаң, баласын карамады дип, аналык хокукыннан мәхрүм итәргә дә күп сорамаслар! Җебеп утырма, усалрак бул! – диделәр. Шөкер, улы армия хезмәтен тәмамлады. Чулпан иренең рөхсәтеннән башка өйгә кайтты. Дөресрәге улы килеп алды. - Атаңнан сорап алып кайттыңмы соң син әнкәңне? – дип каршы алды кайнана. Бусагада агарынып торган килене каршы әйтмәде, үз бүлмәсенә кереп укмашты. Әйтерсең лә килен чит кеше, фатирга кереп яшәүче, яки кунак кына. Кайтуы ярамады! “Ник миннән сорамаган килеш кайттың, бер ел дидем бит мин сиңа!” – дип җикеренде кич белән эшеннән кайткан Айнур. Шуннан Чулпанга якты көн бетте. Ире бөтенләй бизгән булып чыкты, янына да килмәде. Машинасында йоклап керә башлады! Эчүенең дә кимен куймады. Моңа кадәр алай кыланмаган иреннән, ярату-яратмау турында да сорады хатын. Яратмыйм димәде, әмма яратам дип тә әйтмәде.“Син мине санламадың” – диде ире башын аска иеп. “Әйе, санламаган көннәрем булгандыр. Иртәнге дүрттән төнге уникегә кадәр эшләп йөреп яныңа вакытында ятмаган мәлләрем булды, анысын да аңлыйм мин! Андый гына ялгышларны төзәтеп була! Яшик матур итеп!” - диде Чулпан. Айнурның үзгәрергә исәбе юклыгын төшенгәч, батканда саламга ябышкан сыман, Чулпан күрәзәчеләргә барды. Ә аларның хөкеме бер – арагызга бозык кергән, диделәр. Күрәзәчегә дә акча эшләргә кирәк бит. Чулпан, көннәрдән беркөнне, машинасыннан чыкмаган иренең алдына кереп утырды. - Шулкадәр нәфрәт белән яшәп булмый инде Айнур! Менә сиңа пычак! Йә суй, йә чәнчеп үтер мине! – диде ул үкси-үкси, куеныннан озын пычак чыгарып. - Син нишлисең?! Юләрләндең мәллә?! – диюдән ары узмады Айнур. Кабинадан атылып чыкты да бетте. Аны да аңларга була. Ике ут арасында яши! Әнисе дә кадерле, сау-сәламәт уллар тудырган чибәр хатыны да якын, туганнары да әйбәт сыман. Зур улы әтисе белән сөйләшеп карады – ул аны тыңламады инде. Кечкенә улы: - Әни, син юкта апалар кайттылар да әтине бик нык әрләделәр. “Сиңа гарип хатын кирәк түгел, безгә гарип килен кирәк түгел!” – диделәр, дип өнен алды. Эшләгән чакта ярадым, имгәнгәч чыгарып аталармы мине, дип елады. Айнур хатынына һаман бер сүзне тәкрарлады, тормыйм мин синең белән, диде. Аннары беленде – Казанда берәү белән чуала башлаган. Ир үзе аерылышырга гариза язды. Яман хәбәрне ишетте дә өнсез калды хатын. Айнур ишегалдында басып тора иде. Чулпан яланаяк, яланөс чыгып иренең каршысына барып тезләнде. - Айнур! Акылыңа кил! Балаларыбыз хакына аерылышмыйк! Мине яратмасаң да балалар бар бит! – диде. Шул мизгелдә олы улы йөгереп килде дә әнисен кар өстеннән күтәреп торгызды. - Әни! Ник тезләнәсең син аның алдында?! – диде. Шуннан, җен ачуы белән капкага йодрыгы белән китереп сукты егет. Машина ишегенә дә эләкте ярсыган йодрык! Улы машина ишеген яньчеде дип белеп Айнурның коты очты. “Ай! Машинам!” - дип шул урынны иелеп тикшерде. Ана белән улы бу хәлгә исләре китеп сүзсез калдылар. Ничек кенә булмасын, Чулпанның иреннән бер дә аерыласы килмәде. Иренең бертуганнарына өметләнеп сүз катты әле, арабызга бозык кергән, булышыгыз апалар, диде. Тыңлаучы булмады. Аптырагач судны кичектерүләрен сорады. Янәсе, бәлкем җайланып китәрләр. Ир үзе генә барып аерылышып кайтты. Озакламый Айнур Казанга китеп яшьрәк хатынга йортка керде. Аннан еракка эшкә китте. Шалтыратуларыннан өзмәде ул. Юк, хәл белеп түгел, син кайчан өйдән чыгып китәсең, дип Чулпанны аптыратты. “Ул синең йортың түгел, әнинеке! Бүленми, берни эшләтә алмыйсың!” – дип котырынды. Ә беркөнне башка өй белешергә куштылар. Өйне Айнур үзе дә эзләште. Күрше авылдан йорт табылды. Очсызга гына алып бирде Айнур ул өйне. Кәгазьләре өчен дә түләде. Алай гына түгел, әйберләрен ташышты, күчереште! Килене җыенып чыгып киткәндә кайнанасы намазлыгыннан күтәрелеп елмаеп калды. “Әни! Озын гомер телим сиңа!” – диде Чулпан ишек япканда. Зур булмаган авылда бу хәлне ишеткәннәр иде, күршеләр шаккатып ташландык йортка килгән хатынны күзәттеләр. Ипле, чибәр, уңган Чулпанны кемдер кызганды, кемдер хәленә керде. Киленнең чыгып китүе теге якка зур бәхет булды! Олы улы әтисе белән калды. Ул аннан китәргә җыенмый да! Чулпан кече улы белән кереп сыенган йорт иске. Кимендә ярты гасыр элек төзелгән гади агач өй ул. Ишегалдында каралты-куралар юк, булганы да җимерек. Ярый әле, борынгы булса да мунчасы бар. Туганнары белән бераз сипләп-ипләп юынырлык хәлгә китерделәр. Киткәндә Айнур, нәрсә кирәк – шуны ал диде. Чулпан йорттан йомшак җиһаз белән өстәл алды. Калган әйберләрне, ризыкларны үз туганнары китерде. Хәзер дә ярдәм итәләр! Гариплек төркеме алды Чулпан, әкренгә яшәп ята. Улы белән җайлы гына уза көннәре! Тынычлыгы кадерле! Үткен карашлар борауламый, төртмә сүзләр ишетми. Балаларының өлеше анда калды, шәһәргә китеп урнашкан олы улы шул йортка кайтып йөри. Чулпанга тиешле өлеш шушы өй булып чыкты. Ә Илнур, соңгы араларда, кәефләнеп алган саен Чулпанның капкасына килә. Кушылыйк та дими, керт дә дими, гафу да сорамый – артсыз урындыкта утыра да кайтырга кузгала. Үсмер улы әтисен тәрәзәдән карап озатып кала. Тик малайның әтисе киткәч нигәдер гел елыйсы килә. Фәридә Ибраһим.
--- |
Иң күп укылган
|