|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
05.08.2026 Авто
"Кичә эчтем, бүген эчмәдем...""Уфа-Инзәр-Белорет" юлында автоинспекторлар Hyundai Solaris автомобилен туктаткан. Аның белән идарә иткән кешенең исерек булуын аның юлда кискен маневрлар ясаганыннан сизгәннәр. Машина йөртүчедән алкоголь исе аңкып торган, ләкин ул бүген авызына бер тамчы да алмавы белән ант иткән, ә алкотестерга өргәч, 1,286 мг/л күрсәткән. Физик күнегүләр ярдәмендә аек булуын исбатларга тырышуга карамастан, аны тоткарлаганнар, машинасын штрафстоянкага алып киткәннәр. Руль артында эчеп йөрергә ярамый! Бу үзеңне генә түгел, башкаларны да хәвеф астына кую дигән сүз. Юлларда сак булыйк!
Ләйсән КАСПРАНОВА |
Иң күп укылган
|